Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Илһам» конкурсыннан җиңү белән!

Быел алтынчы тапкыр мәктәп укучылары арасында Россиякүләм «Илһам» әдәби иҗат конкурсы уздырылды.

Әлеге конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың Язучылар берлеге белән оештырды. Татар телендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләргә дәрт өстәп, талантлы балаларга канат куеп, яңа биеклекләргә юл ачучы гаҗәеп файдалы бер күркәм чара булды ул. Анда барлыгы 1600 бала катнашты, шуларның 35е призлы урын яулады.
Шушы мәртәбәле ярышта безнең кызларның призлы урыннар яулавы белән чын күңелдән горурланабыз. Шәһәребезнең 27нче урта мәктәбенең 10Б сыйныфы укучысы Диләрә Гыймранова икенче дәрәҗәле Диплом һәм сертификат белән бүләкләнде. Урта Чаллы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Рания Нәфыйкова лауреат исеменә лаек булды. 
Мондый зур, абруйлы конкурсларда беренче чирканчык алган бу балаларга алдагы тормышларында зур уңышлар телибез. Киләчәктә дә алар сынатмаслар дигән өметтә калабыз. «Илһам» конкурсында канат ярган бу укучыларны яңа офыклар һәм дәрәҗәләр куандырсын!
Илсөяр ГЫЙМРАНОВА,     
27нче урта мәктәпнең ана теле һәм әдәбияты укытучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев