Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Икеләтә җиңү яуладылар

Шәһәрдәшләребез «Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатынкыз карашы» республика конкурсының ике номинациясендә җиңү яуладылар. «Хатын-кыз җитәкче» исеменә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина лаек булды, «Нефтехим» предприятиесе инженер-технологы Марина Берёзкина «Язмышым - һөнәрем» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашындагы бүләкләү тантанасы Казанда С.Сәйдәшев исемендәге...

Шәһәрдәшләребез «Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатынкыз карашы» республика конкурсының ике номинациясендә җиңү яуладылар.
«Хатын-кыз җитәкче» исеменә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина лаек булды, «Нефтехим» предприятиесе инженер-технологы Марина Берёзкина «Язмышым - һөнәрем» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашындагы бүләкләү тантанасы Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды.
Эльвира Долотказина, хакимият структураларында уңышлы эш алып барудан тыш, озак еллар буе «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасын җитәкли. Аның тәкъдиме белән уздырыла торган «Солдатка - ана бәлеше» акциясе Россия дәрәҗәсенә күтәрелде. Түбән Кама районында ел саен «Авыл хуҗабикәсе» конкурсы уздырылып тора.
Күптән түгел Марина Берёзкина «Нефтехим» предприятиесенең яшь новаторы булып танылган. Ул - уйлап табуга бер патент, уйлап табуга өч гариза, 15 рациональ тәкъдим авторы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев