Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ифтарларда

Казанның Теннис академиясендә уздырылган V республикакүләм ифтарның безнекеләр өчен иң дулкынландыргыч һәм иң шатлыклы мизгелләре, мөгаен, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Җәлил хәзрәт Фазлыев белән беррәттән, Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның халыкка вәгазь сөйләве булгандыр. Бу ифтарлар тарихында Түбән Кама хәзрәтләренең беренче мәртәбә дистәләрчә мең мөселман җыелган олы ифтарда чыгыш ясавы иде. Ул...

Казанның Теннис академиясендә уздырылган V республикакүләм ифтарның безнекеләр өчен иң дулкынландыргыч һәм иң шатлыклы мизгелләре, мөгаен, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Җәлил хәзрәт Фазлыев белән беррәттән, Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның халыкка вәгазь сөйләве булгандыр. Бу ифтарлар тарихында Түбән Кама хәзрәтләренең беренче мәртәбә дистәләрчә мең мөселман җыелган олы ифтарда чыгыш ясавы иде. Ул сөйләгәндә, янәшә-тирәбездәге башка район, Казан кешеләре дә сокланып тыңладылар. Өстәвенә, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт тә үз чыгышында берничә урында Йосыф хәзрәтне зурлап телгә алды. Анысын ишеткәч, безнекеләр эчке бер горурлык хисе кичереп утыргандыр.
Стадион уртасындагы сәхнә трибунаның нәкъ безнең мөслимәләр утырган турысында булганлыктан, тантана соңында, чыгыш ясаган дин җитәкчеләрен фотога төшереп алу бәхете дә елмайды.
Стадионга түшәлгән ясалма чи-рәмлектә намазга (сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та намазга килгән, без хатын-кыз ирләр сафлары артында булгач, аны күрмәдек) тезелгән халык, азаннан соң, су белән авыз ачты... Тулы бер стадионның сәҗдәгә иелүен күз алдыгызга китерсәгез, могҗиза дип сокланырсыз, мөгаен. Ахшамнан соң, бар да бина эчендә көйләнгән табын-
га - махсус савыт-поднослардагы пылаудан, җиләк-җимештән авыз итәргә ашыкты...
Ун меңләп кеше арасында кемнәр генә юк иде! Петербургтан ук кайткан 63 яшьлек Рәйсә Вәлиева белән сөйләшеп утырдык. Елның-елында, Рамазан аена турылап килә икән ул Казанга. Биредәге туганнары белән ай буе ураза тота... Апас ягыннан килгән 84 яшьлек Сәүдә Әхмәдуллина белән Менделеевск ягында гомер кичерүче сеңлесе Асия Шатыреваның халык ташкыны арасыннан бер-берсен юллап табуы могҗизадай тоелды. Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать Гатауллин да үзләрендә ифтар мәҗлесләре уздырылуы, олы ифтарга районнарыннан 65ләп мөселман килгәнлеге хакында сөйләп торды. Иң гаҗәбе, үзебез дә Казанга күченеп киткән күпме түбәнкамалыны очраттык. Хәтта юл уңаеннан ястү намазына тукталган Олы Кабан авылы мәчете янында үзебезнең Габделкәрим Моратов белән күрештек. Аның хәзер инде үзенекенә әйләнгән Мөслимгә китеп барышы иде...
Ифтар дигәннән, быел Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенә һәр кич 700ләп кеше җыелды. Ирләр - мәчет ишегалдындагы чатырда, ә хатын-кыз заты мәчеттәге ике зур залда аш һәм пылау белән сыйландылар.
Мөгаллимәләр ягында, һәр елдагыча, кичләрен, төрле оешмаларда эшләүче хатын-кызлар Роза ханым Латыйпова җитәкчелегендәге ифтарга җыелды.
Алар - табиблар, газета һәм телевидениедә эшләүчеләр, «Ак калфак»тагылар, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек бел-
гечләре, шәһәр китапханәчеләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрәләре, «Түбән Кама әниләре» оешмасындагылар, шәһәр электр транспорты предприятиесенең трамвай йөртүчеләре һәм кондукторлары, балалар бакчалары хезмәткәрләре, гимназия һәм мәктәп укытучылары, Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары һ. б. хәзрәтләрнең әхлакый тәрбия белән Рамазан уразасының бәйлелегенә кагылышлы үтемле вәгазьләрен тыңладылар.
Шулай ук, Төзүчеләр поселогында, «Нур» мәчетендә, 36нчы микрорайондагы «Ак каен» мәхәлләсендә дә ифтарлар зурлап уздырылды.
Аллаһының вакыт агышына ияреп, үзенең тәнгә шифалы ифтарлары, җан дәвасы булган тәравихлары белән бергә, бу Рамазаныбыз да узып бара. Калебләр сафлыгын, күңел ихласлыгын, җан тынычлыгын җуймыйча һәм бары игелекләр генә кылып, киләсе Рамазаннарны да исән-сау каршыларга язсын...
Ифтар оештыруга үз хәләл акчасын керткән мөселманнарга, үз вакытларын кызганмыйча, Аллаһы ризалыгы өчен һәр кичне килеп, 700 кешелек ифтар табыны көйләгән волонтерларга әҗер -савабын Раббым Үзе бирсен.
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев