Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иҗат йомгагын «сүтеп»...

Шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Кунакчыл Түбән Кама» әдәби проекты кысаларында уздырылган әдәби-музыкаль очрашуның чираттагы кунагы Фәрит Имамов булды.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күптән түгел 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән Фәрит Фәйзетдин улы – 4 китап авторы. Әдәбият сөючеләргә ул яхшы таныш. Хәер, чараның исеменнән үк аңлашылганча, «Фәрит Имамов: язучы, журналист, рәссам» да әле. Кичәгә язучының күп кырлы иҗатын үз итүчеләр җыелды. Араларында шәһәребездә яшәүче шагыйрь-язучылар да, җәмәгать эшлеклеләре дә, гади китап укучылар да һ.б. бар иде.
Рәссам, дигәннән, китапханә хезмәткәрләре «Күңел уйлый, каләм ясый» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырганнар. Анда Фәрит Имамовның төрле елларда иҗат иткән график рәсемнәре, әсәрләргә иллюс-трацияләр, карикатуралар урын алган иде.
Очрашуга кунаклар күп килгән: Татарстан Язучылар берле-генең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, муниципаль районның Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Баһманов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, Аксакаллар шурасы әгъзалары Мансур Ганиев, Суфиян Минһаҗев, үзәк китапханә хезмәткәрләре һ.б. юбилярны котлап, җылы теләкләрен белдерде.
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре чарага җентекләп әзерләнгән. Аны китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова үзе төзегән эчтәлекле сценарий буенча алып барды. Кичә барышында анда катнашучылар очрашу кунагының тормыш һәм иҗат юлы йомгагын «сүтте». Китапханәчеләр укуында, кунаклар аның әсәрләреннән өзекләрне тыңлап хозурланды. Кыскасы, онытылмаслык очрашу булды ул. Чараның, үзешчән артистлар Ильяс Шәяхмәтов, Айгөл Газетдинова, Рөстәм Әсәдуллин, Флюр Гайнемөхәммәтовның чыгышлары белән үрелеп баруы да аңа ямь өстәде. 
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X