Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иҗат бәйгесенә йомгак ясалды

И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда якташыбыз, танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә шәһәр һәм муниципаль район мәктәпләренең 1-11сыйныф укучылары катнашынада иҗат бәйгесенең йомгаклау кичәсе үтте. Әлеге әдәби бәйге 19нчы мәртәбә үткәрелә һәм елдан-ел күбрәк яшь иҗатчыны үзенә...

И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда якташыбыз, танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә шәһәр һәм муниципаль район мәктәпләренең 1-11сыйныф укучылары катнашынада иҗат бәйгесенең йомгаклау кичәсе үтте.
Әлеге әдәби бәйге 19нчы мәртәбә үткәрелә һәм елдан-ел күбрәк яшь иҗатчыны үзенә җәлеп итә. Быел анда барлыгы 59 бала катнашкан. Аларның 22се бәйгенең икенче турына узган.
Еллар дәвамында килгән күркәм гадәт буенча укучыларның бәйгегә тәкъдим ителгән иҗат эшләрен «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары тикшереп, тиешенчә бәяләгән. «Шагыйрь күңеле - балада» дип исемләнгән әлеге кичәдә бәйгенең җиңүчеләре мәгълүм булды. Бүләкләү тантанасына Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, башкарма комитетның җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр буенча бүлек начальнигы Альберт Дирзизов, Аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары һ.б. иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Әлбәттә, кичәнең иң зур кунагы Разил Исмәгыйль улы үзе иде. «Бу бәйгедә катнашкан һәр укучы да шагыйрь яисә язучы булмас, билгеле. Тик шунысы ачык: кулына каләм алып, шигырь, хикәя язган кеше гомере буе туган телен ихтирам итәчәк, аңа карата мәхәббәт саклаячак, үз милләтен үстерүгә кулыннан килгәнчә өлеш кертәчәк», - диде ул, тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда.
Быел бәйгедә беренче урынга - 13нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Таңсылу Сабитова, икенче урынга - 11нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Венера Дәүләтшина, өченче урынга 33нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Лилия Усманова лаек дип табылды. Моннан тыш, түбәндәге номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде: «Өметле каләм» - Кама Аланыннан Кәрим Сәгыйров, Түбән Каманың 3нче мәктәбеннән Әдилә Бәширова, 8нче мәктәптән Эльмира Рәхмәтуллина, 29нчы мәктәптән Айнур Нуруллин; «Бәллүр каләм» - Зур Афанас мәктәбеннән Алия Әхмәтова; «Табигать җырчысы» - 15нче мәктәптән Регина Вәлиуллина, 32нче гимназиядән Камилә Ногманова, 27нче мәктәптән Айназ Сибгатуллин, 29нчы мәктәптән Ләйсән Юнысова; «Иҗатка омтылыш» - 7нче мәктәптән Әминә Бочкарева, 9нчы мәктәптән Ариана Кадыйрова, 29нчы мәктәптән Зәринә Мөхәммәтҗанова; «Тәүге дымнар» - 7нче мәктәптән Ислам Гатин, 25нче гимназиядән Руслан Мусин; «Күпкырлы талант» - 35нче лицейдан Ильяс Гыйниятуллин; «Шомбай варислары» - 11нче мәктәптән Илназ Хафизов; «Илһамият» - Каенлы авылы мәктәбеннән Фирүзә Нуриева; «Игелекле бала» - 24нче лицейдан Айнур Егоров; «Әкият сөйлим сезгә» - 25нче гимназиядән Алия Шәрәфетдинова.
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Шунысы куанычлы, балалар бүләкләрне Разил абыйларының үз кулыннан алдылар.
Кичә җырлар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды. Кайбер яшь иҗатчылар үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле итеп
сөйләделәр. Т.Миңнуллин исемендәге драма театры артистлары чыгышын да тамашачылар зур кызыксыну белән карады.
Әлеге иҗат бәйрәме һәркемнең күңелендә матур төсмерләр калдырып, әнә шулай үтеп тә китте. Ләкин бәйгенең быелгысы гына тәмамланды. Ул киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм үзенә тагын да күбрәк яшь иҗатчыларны җыяр, дип ышанабыз.
Фәрит ИМАМОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X