Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иң текә киртәләр

«Киртәләр аша» дигән язманы әзерләргә керешкәндә, ниятем шундыйрак иде: инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр булган кешенең бер көнлек тормышын сурәтләп бирү, ул үткән юллардан узу, шәһәребездә яшәгән инвалидлар өчен «Барьерсыз Түбән Кама» программасының ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыклау. Язманы укыган кеше шуңа ышаныр: Түбән Камада инвалидлар өчен уңайлы яшәү шартлары, урамнарда иркенләп...

«Киртәләр аша» дигән язманы әзерләргә керешкәндә, ниятем шундыйрак иде: инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр булган кешенең бер көнлек тормышын сурәтләп бирү, ул үткән юллардан узу, шәһәребездә яшәгән инвалидлар өчен «Барьерсыз Түбән Кама» программасының ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыклау. Язманы укыган кеше шуңа ышаныр: Түбән Камада инвалидлар өчен уңайлы яшәү шартлары, урамнарда иркенләп йөрү мөмкинлекләре булдыру өчен аз эшләнми. Кайбер кимчелекләрне исәпкә алмаганда, әлбәттә. Ул кимчелекләрне шул язмамда ачыкларга тырыштым.

Әмма инвалидлар өчен киртәләр пандусларның, бордюрдан төшү юлла-рының - съездларның булмавы яки җайсызлыгы белән генә чикләнми икән.

Исемнәре язмамда телгә алынган Мария Пашина-Логинова, Раиса Мищихина, Евгений Пашин белән сөйләшкәндә шуны ишеттем: безнең Түбән Кама инвалидлары республикакүләм үткәрелгән спорт чараларында гел беренче урыннарны алып кайталар икән. Җиңү шатлыгы кайчан җиңел була? Башкалар да синең җиңүеңне югары бәяләгәндә һәм шатлыгыңны уртаклашканда! Безнең инвалидларның шатлыгын уртаклашып, шәһәр спорт идарәсе һәм Түбән Кама инвалидлар оешмасы беренче урын өчен 100 сум (!!!) күләмендә акчалата бүләкләр биргән икән.

Тик бит безнең инвалидлар шул ук спорт чаралары барышында, интернет аша Әлмәт, Байлар Сабасында яшәүче дуслары белән дә аралашып яши. «Ә сездә ничек?» дигән сорауны биргәч, үзләре өчен көнләшерлек тә, гәрьләнерлек тә җавапны ишетәләр, «Ә бездә яхшы планшетлар бирделәр, тантаналы итеп чәй табыны үткәрделәр». Шунысы да бар: түбәнкамалылар беренче, икенче булып кайталар, ә менә әлмәтлеләр, сабалылар өченче һәм аннан түбәнрәк урыннарны гына ала. Шулай булуга карамастан, аларга бүләкләр дә, игътибар да зуррак.

Түбән Кама инвалидлар оешмасы рәисе Резидә Хайнецкая белән очрашып, әлеге хәл турында сораштым. Резидә ханым, түбәнкамалылар өчен спорттагы җиңүләрнең бәясе нибары 100 сум торуын раслаган сметаларны күрсәтте. «Спорт идарәсе акча бүлеп бирә, минем эш тарату, сметага
имзалар куйдырту», - диде ул.

Түбән Кама социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлсирин Җамалиевадан да әлеге хәлгә карата үз фикерен әйтүен сорагач: «Меркантильлек бу (ягъни, вакчыллык, саранлык, үз файдаңа гына эш итү, дигән мәгънәдә - Н.Ш.), эш акчадамыни?» дип инвалидларның бүләкне азсынулары белән килешмәвен белдерде. «Бездә бюджет дефицитлы» дигән сүзләрне дә аның белән булган әңгәмәдә еш ишетергә туры килде. Тик Әлмәттә, Байлар Сабасында кыйммәтле бүләкләрне спонсорлар ярдәме белән алганнар. Түбән Кама социаль яклау идарәсе һәм инвалидлар оешмасы бергәләп эзләгәндә, бездә дә андый спонсорлар табылмас идемени?! Түбән Камада әллә бай предприятиеләр һәм игелекле, юмарт эшмәкәрләр бер дә юкмы?!

Инвалидларга «Фактория» сәүдә компаниясе махсус җайлаштырылган, уңайлы «Газель» биргән булган. «Шуның белән республикакүләм чараларга, экскурсияләргә бара идек. Машинаны күптән күргәнебез юк», - диделәр миңа инвалидлар.

- Күптән дип әйтеп булмый инде, машина йөрмәгәнгә 5 ай гына әле, - дип мәсьәләгә ачыклык кертте Резидә Хайнецкая. - 7 еллык «Газель»гә ремонт ясала. Шоферга шалтыратып торам гел, тик ремонтның кайчан бетәсен әйтә алмыйм әле. 18-20 сентябрь көннәрендә Казанга, Спартакиаданың икенче этабына барганчы әзер булыр дип уйлыйм. Гомумән, шәһәр эчендә йөрү өчен социаль такси бар, җыелышып берәр кайда барырга кирәк булса, спорт комитеты машина биреп тора анысы.

Бер машинага капиталь ремонт өчен 5 ай бик күп вакыт түгелме соң, дип сорамакчы идем дә, техника, машина, ремонт эшләреннән ерак торганга аңламыймдыр инде дип, тыелып калдым.

«Барьерсыз Түбән Кама» программасы кысаларында пандуслар төзү активлашкач, инвалидларны киңәшкә дип чакырып торганнар. Ә соңгы 2 ел эчендә чакырмыйлар, шунлыктан пандусларның, съездларның кайберсе файдасыз. Нишләп хәзер аларны киңәшкә чакырмыйлар икән?!

Бу соравыма Гөлсирин Миассаровна: «Раисаны киңәшкә чакырмау, әле ул беркемне дә чакырмау дигән сүз түгел. Хәзер Булат Мотыйгуллинны чакыралар», - дип җавап бирде. Ә Резидә Закировна: «Бер Булат кына өлгерми күрәсең, пандус төзергә алынучылар безнең оешмага киңәшчеләр сорап мөрәҗәгать итсеннәр иде, без аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер» - дип әйтте.

Игътибар иткәнсездер, бу язмамда, автор буларак, үз фикеремне белдермәдем диярлек. Инвалидлардан ишеткән сорауларны җитәкчеләргә бирдем дә, алардан алынган җавапларны яздым. Шуннан барысы да аңлашыла кебек.

Йомгаклап, шуны гына әйтим: юлдагы киртәләр ничек тә үтелер. Тик менә иң текәләрен: битарафлык, кеше хәленә керә белмәү, игътибарсызлык кебек хәтәр каршылыкларны ничек, нинди «пандуслар» ярдәмендә үтәргә?!

Әңгәмә ахырында Резидә Хайнецкая инвалидларга карата дәгъвасын белдерде: «Проблемалары белән шәһәр депутатларына яки Казаннан килгән депутатларга барсыннар. Миндә аларның графиклары бар, шалтыратсыннар, әйтермен!»

Инвалидлар проблемалары - җитәкчеләренең дә проблемалары түгелмени? Инвалидлар һәм депутатларның очрашуын оешма җитәкчесе тәэмин итәргә бурычлы түгелме?! Коляскалы инвалидның депутат янына йөрүе үзе мең газап бит инде ул!

Инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе булып исәпләнәсең икән, Сочидагы Паралимпиадага кунак булып барып йөрергә генә түгел, үз карамагыңдагы инвалидларның көндәлек тормышы турында кайгыртырга да кирәктер...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев