Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иң мөһиме – ялкыннан курыкмау

Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме - Зайцевларның уртак бәйрәмнәре. Аларның гомуми эш стажы 58 ел тәшкил итә. Бүген Василий Николаевич, тормыш иптәше Галина Владимировна һәм кызлары Анна - барысы да промышленность зонасына күзәтчелек итүче Федераль янгынга каршы хезмәтенең 1нче отрядында (килешү буенча) эшли. Василий Николаевич үзе, янгын сүндерүче булырмын дип, уйлап...

Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме - Зайцевларның уртак бәйрәмнәре. Аларның гомуми эш стажы 58 ел тәшкил итә. Бүген Василий Николаевич, тормыш иптәше Галина Владимировна һәм кызлары Анна - барысы да промышленность зонасына күзәтчелек итүче Федераль янгынга каршы хезмәтенең 1нче отрядында (килешү буенча) эшли.
Василий Николаевич үзе, янгын сүндерүче булырмын дип, уйлап та карамаган. Химия комбинатында тикшерү-үлчәү җиһазлары һәм автоматлаштыру бүлеге хезмәткәре булып эшләгән егетне янгын сүндерү отрядына 1986 елда абыйсы Владимир Федотов алып килә.
- Ошады, кызыксынып киттем һәм биредә калдым, 25 ел буе Алексей Шаповалов җитәкчелеге астында эшләдем, - дип искә ала Василий Николаевич. - Бу вакыт эчендә кече инспектордан янгын сүндерү хезмәте начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелдем.
Янгын сүндерүче ялкыннан куркырга тиеш түгел, дип саный ул. Урынга килеп җиткәч, утны сүндерүдә эзлеклелек сакланырга тиеш: беренче чиратта, нәрсәнең һәм ни дәрәҗәдә януын ачыклау, утның башка объектларга күчмәвен тәэмин итү һәм сүндерү.
Василий Николаевичка янгыннарны күп күрергә туры килгән. Кайберләре күңеленә сеңеп калган. Мисал өчен, Яр Чаллыдагы
КамАЗ предприятиесендә ялкын белән өч көн дәвамында көрәшкәннәр.
- Мине ул вакытта хезмәт бүлегенә инженер итеп билгеләгәннәр иде, - дип дәвам итә ул. - Казанда медицина тикшерүе узгач, эшкә хәбәр итәргә барган җиремнән Чаллыга җибәрделәр. Двига-тельләр заводы яна икән - түбәсе ишелгән, ялкын подвалга төшкән. Кереп тә булмый, өч көн буе утны өскә чыгармыйча, янып бетүен көттек, аннан кереп, калганын «басып» бетердек.
Шундый куркыныч очракларның тагын берсе «Нефтехим»ның бер заводын сүндергәндә булган. Янгын сүндерүчеләр, ут капкан сыек ягулык савытын шундый ук ягулык тутырылган савыт өстендә басып «суытып» торганнар.
14 ел лаеклы ялда булса да, Василий Николаевич эшләвен дәвам итә, хәзерге вакытта шул ук отрядта хезмәт күрсәтү төркеме механигы вазифаларын башкара. Шулай да, янгын сүндерүгә дә бара.
Мондый чакларда өйдә калган якыннары өчен иң авыры - көтү, мөгаен. Ире белән бер отрядта эшләүче Галина Владимировна моны яхшы аңлый. Ул янгын сүндерү хезмәтенә 1998 елда радиотелефончы булып урнашкан.
- Моңа кадәр 10 ел буе мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләдем, югыйсә балаларны да яратам, тик менә язмыш барысын да үзгәртте, - дип елмаеп куя Галина Владимировна. - Ир-ат коллективына эләксәм дә, хөрмәт иттеләр. Ирем белән көн саен эшкә бергә барабыз.
Хәзерге вакытта ул кадрлар бүлегендә эшли. Кызлары Анна 44нче янгын сүндерү частенә 2003 елда мәктәпне тәмамлагач килгән. Эшләү белән бергә ул югары уку йортында белем алган. Башта радиотелефончы, аннары диспетчер, янгын профилактикасы бүлеге инспекторы вазифаларын башкарган, хәзер исә әнисе белән бергә - кадрлар бүлегендә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: Зайцевлар - Галина, Василий һәм Анна.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев