Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җиңү бәйрәме зурлап уздырылачак

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Түбән Камада әзерлек эшләре башланды. Бәйрәм кысаларында барлыгы 260тан артык чара уздырылачак. Түбән Камада «Георгий тасма»ларын тарата башлаганнар. 2 майда Бө-ек Җиңүгә багышланган 51нче җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак. 4 майда машиналар һәм мотоцикллар Җиңү монументыннан кузгалып, «Батырлар юлыннан» акциясе кысаларында, Прости, Олы Афанас, Сухрау, Кама...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Түбән Камада әзерлек эшләре башланды. Бәйрәм кысаларында барлыгы 260тан артык чара уздырылачак.
 
Түбән Камада «Георгий тасма»ларын тарата башлаганнар. 2 майда Бө-ек Җиңүгә багышланган 51нче җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак. 4 майда машиналар һәм мотоцикллар Җиңү монументыннан кузгалып, «Батырлар юлыннан» акциясе кысаларында, Прости, Олы Афанас, Сухрау, Кама Аланы, Иске Чишмә, Кармалы, Елантау авыллары аша узачак.
 
6 майда шәһәр һәм район мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары белән очрашулар булачак, алар өчен бәйрәм концертлары һәм чәй мәҗлесләре оештырылачак. Килә алмаучыларга күчтәнәчләрне өйләренә илтәчәкләр.
 
9 майда иртәнге 9дан Халык иҗаты йортының урам сәхнәсендә Түбән Каманың артистлары катнашында зур концерт куелачак. Җиңү монументы янында сәгать 10да узачак тантана бер минут тынлык белән башланачак. Бәйрәм парадында гомуми һәм урта белем бирү йортлары, сафка басу һәм җыр смотры бәйгесе җиңүчеләре, төрле предприятиеләр, оешмалар вәкилләре катнашачак. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләренең әлеге чарага үз өлешләрен кертүләре матур традициягә әйләнде. Мәйданнан 160 баладан торган колонна узачак, шулай ук «Привал» дип аталган музыкаль чара күрсәтеләчәк.
 
Тантана өлешеннән соң, 12нче яртыда Халык иҗаты йорты янында ветераннар өчен «солдат боткасы» әзерләнәчәк, сугыш еллары җырларын тыңлау мөмкин булачак.
 
9 майда көннең икенче яртысында шәһәр музееннан Җиңү монументына кадәр «Үлемсез полк» узачак. Әлеге Халыкара акция Түбән Камада өченче ел рәттән үткәрелә. Узган ел анда 19 меңнән артык кеше катнашкан.
22.00 сәгатьтә шәһәребез күген бәйрәм салюты бизәячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев