Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хыялы тормышка ашкан

Быел Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры коллективы өч артистка артты. Кызлар бирегә Казаннан килде. Инде рольләре дә бар. Яшь артистларның берсе - Эльвира Гыйльметдинова - Мин тумышым белән Спас районының Иске Рәҗәп авылыннан. Артистлыкка омтылу - әти-әнидәндер. Мин кечкенә вакытта алар клубта төрле спектакльләрдә катнашалар иде....

Быел Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры коллективы өч артистка артты. Кызлар бирегә Казаннан килде. Инде рольләре дә бар. Яшь артистларның берсе - Эльвира Гыйльметдинова
- Мин тумышым белән Спас районының Иске Рәҗәп авылыннан. Артистлыкка омтылу - әти-әнидәндер. Мин кечкенә вакытта алар клубта төрле спектакльләрдә катнашалар иде. Мин исә кызыгып: «Их, шулай сәхнәдә басып торырга иде», - дип хыялландым. Кызганыч, әтием инде вафат.
Мәктәпне тәмамлагач, кыз туп-туры Казан театр училищесына юл тотып, имтиханнарны тапшырып укырга керә. Иң якын күргән укытучыларының берсе - Татарстанның халык артисты Тәслимә Халәф актерлык осталыгы буенча белем бирә.
- 4 ел буе уку минем өчен бик озакка сузылды: 14 ел укыган кебек булдым, - дип көлә Эльвира. - Шулай да, укыган чаклар сагындыра икән ул. Төркемдәшләрем төрле театрларга китте. Хәзер интернет аша аралашабыз.
Күптән түгел килүенә карамастан, кыз үзен сәхнәдә сынап карарга да өлгерә. Театр артистлары белән бергә Эльвирага сентябрь аенда Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә узган VI Халыкара ART-ORDO театр фестивалендә катнашырга насыйп була. Режиссер Рөстәм Галиев аны Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектакленә кертә. Башта куркып калса да, кыз үзен кулга ала һәм башкарып чыга.
Яшь актриса үзенең күп нәрсәгә өйрәнергә тиешлеген яхшы аңлый, тәҗрибәле коллегалары уйнавын карый, сеңдереп бара.
- Актер өчен иң мөһиме - һәр рольне уйнау гына түгел, ә яшәп чыгу. Ул гел өйрәнүдә булырга тиеш: тавыш, дикция, эмоция. Хәрәкәткә килгәндә, аның гәүдәсе - режиccер кулындагы пластилин, ул аны ничек бөгә, шундый хәрәкәткә килергә тиешсең. Русча итеп әйткәндә: «Тело актера - это его главный инструмент», - ди Эльвира.
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшләүче актерлар аның данын еракларга җиткерде. Эльвирага да һөнәри яктан үсүен, коллективта уңышлы эшләвен телибез.
«Туган як»ның алдагы саннарында яшь артистлар белән таныштыруыбызны дәвам итәрбез.
Фото Э. Гыйльметдинованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X