Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халыклар дуслыгы

Йоласына туры китереп Түбән Кама чуашлары Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Кер сăри» («Көзге куас») борынгы милли бәйрәмен уздырды. Бу чара йоласына туры китереп үткәрелде. Бәйрәм уңыш җыеп, ашлыкны суккач, кышка әзерләнгән вакытка туры килгән. Ирләр ашлыкны тегермәнгә илткәннәр. Хуҗабикәләр бодайны шыттырып киптергәннәр һәм сыра өчен чимал (солод) әзерләгәннәр....

Йоласына туры китереп

Түбән Кама чуашлары Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Кер сăри» («Көзге куас») борынгы милли бәйрәмен уздырды. Бу чара йоласына туры китереп үткәрелде.
Бәйрәм уңыш җыеп, ашлыкны суккач, кышка әзерләнгән вакытка туры килгән. Ирләр ашлыкны тегермәнгә илткәннәр. Хуҗабикәләр бодайны шыттырып киптергәннәр һәм сыра өчен чимал (солод) әзерләгәннәр. Алдан билгеләнгән көнне хатыннар иң тәмле ашлар һәм ризыклар әзерләгән: ширтан (казылык), хупла (итле пироглар), кабартма һ.б. Табынга шулай ук туганнар һәм күршеләр чакырылган. Өстәлгә яңа оннан пешерелгән икмәк, сыр һәм яңа әзерләнгән сыра куйганнар. Сыраны искесенә кушып эчкәннәр: болай иткәч, ул ел буена җитәр дип саналган.
Түбән Камада әлеге бәйрәмне әзерләүдә һәм куюда «Духовный взлет» чуаш теле һәм мәдәниятенә булышлык итү фонды, «Шăнкăрав» чуаш халык ансамбле, «Тамаша» халык театры да катнашты. 34нче гимназия-интернат укучылары да үз өлешләрен кертте. Көн болытлы булуга карамастан, тамашачылар күп иде. Шулар арасында Түбән Кама чуаш якташлыгына нигез салучы Наталья Зотеева, язучы һәм ветеран Николай Пильщиков та бар иде.
«Тамаша» артистлары чуашларның кунакларны кабул итү йоласын күрсәтте. Йола буенча, төп эчемлек сыра булса да, оештыручылар бәйрәмгә килүчеләргә куас, шулай ук милли ризыклар тәкъдим итте. Бирегә килүчеләр моңлы һәм күңелле җырларны тыңлап, биюләрне карап, чуаш халкының мәдәнияте, үзенчәлеге белән танышты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X