Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Г.Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы

З9нчы балалар бакчасында ике көн рәттән Бөек шагыйребез иҗатына багышланган шәһәркүләм чара уздырылды. Биредә шәһәребезнең төрле балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар «Без - Тукай варислары» дигән зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесендә көч сынашты. Тукай иҗаты гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга өйрәтә, аңа карата гадел караш, киң күңеллелек тәрбияли. Шуңа да әлеге бәйгедә катнашырга...

З9нчы балалар бакчасында ике көн рәттән Бөек шагыйребез иҗатына багышланган шәһәркүләм чара уздырылды. Биредә шәһәребезнең төрле балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар «Без - Тукай варислары» дигән зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесендә көч сынашты.
Тукай иҗаты гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга өйрәтә, аңа карата гадел караш, киң күңеллелек тәрбияли. Шуңа да әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдергән 1,15, 27, 37, 39, 42, 49, 64, 74, 76, 88, 92, 93нче һәм Югары Чаллы авылының «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да биремнәрне яратып, теләп башкардылар.
«Мин - Тукай варисы» дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, «Мин Тукай иҗатына гашыйк...» дип исемләнгән икенче биремдә яшь артистларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, сәнгатьле сөйләмнәре исәпкә алынды. «Тукай геройлары бүгенге көндә» дигән өченче биремдә нәни варислар лего-конструкторлар аша Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төзеп кенә калмый, әкияти персонажларны «җанландырып», алар булып уйнап та күрсәттеләр. Игътибарлыкларын барлау өчен кәгазьгә төшерелгән төрле рәсемнәр арасыннан «Су анасы», «Шүрәле», «Акбай», «Күбәләк» рәсемнәрен табып, ничә икәнен язып куярга да тиеш булдылар. «Әкияттә-кунакта» дип исемләнгән дүртенче бирем аша зирәк, тапкыр булуларын ачыкладылар.
«Тукай иҗатында - табигать» дигән бишенче бирем экология елын исәпкә алып, өй эше итеп бирелгән иде. Ба-лаларның үз куллары белән ясалган рәсемнәр, Тукай иҗатын чагылдырган «табигать матурлыклары» күргәзмәгә урнаштырылды, һәммәбезнең күңеленә хуш килде...
Урын билгеләгәндә, хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Бәйгегә, чакырылган хөрмәтле кунакларыбыз: җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альберт Дирзизов, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Гөлнара Вәҗиева, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлевә, мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗев, аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибы Мансур Ганиев, 37нче балалар китапханәсе мөдире Резедә Галиева ва-рисларыбызның эшен бәяләп, түбәндәгечә нәтиҗә чыгардылар:
Ләйлә Хакимова (1нче балалар бакчасы), Динә Низамова (27нче б/б) - «Иң сөйкемле Тукай варисы» номинациясендә; Самир Мусин (37нче б/б), Раил Хәеров (49нчы б/б) - «Иң зәвыклы Тукай варисы»; Азалия Хәсәншина (42нче б/б), Әминә Закирова (64нче б/б) - «Иң мөлаем Тукай варисы»; Ясминә Кәрамова (76нчы б/б), Ләйлә Сәмигуллина (88нче б/б) - «Иң ягымлы Тукай варисы»; Альберт Зарубин (15нче б/б), Әмир Гатиятов (92нче б/б) - «Иң күркәм Тукай варисы»; Илхан Гәрәев (Югары Чаллы авылы «Алтынчәч» б/б) «Иң зирәк Тукай варисы» номинациясендә җиңү яулап, Диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Беренче урынга лаек дип табыл-ган, иң күп балл иясе Динара Гайнетдинова (93нче б/б) «Тукай варисы - 2017» дип язылган «алтын» медальгә, Тимур Ризаев (39нчы б/б) икенче урынга һәм «көмеш» медальгә, Алинә Хакимханова (74нче б/б) өченче урынга һәм бронза медальгә ия булдылар. Шулай ук аларга да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. «Туган тел» җырын башкарып, бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да канәгать калды.
Нурзия МИРХАЗОВА,
39нчы балалар бакчасының югары категорияле өлкән тәрбиячесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X