Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Горурланырлыклары бар

Янгынга каршы Федераль хезмәтенеӊ Татарстан буенча беренче отряды 47нче янгын сүндерүкоткару часте барлыкка килүгә 40 ел тулган. Ул 1997 елда ТАССРныӊ эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә оештырылган. Частьнең беренче начальнигы Александр Мурзин бүлекчәне 20 елга якын җитәкләгән. Беренче елларда хәрби расчетта 3 янгын сүндерү машинасы булган, шәхси состав 45 кешедән...

Янгынга каршы Федераль хезмәтенеӊ Татарстан буенча беренче отряды 47нче янгын сүндерүкоткару часте барлыкка килүгә 40 ел тулган. Ул 1997 елда ТАССРныӊ эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә оештырылган.
 
Частьнең беренче начальнигы Александр Мурзин бүлекчәне 20 елга якын җитәкләгән. Беренче елларда хәрби расчетта 3 янгын сүндерү машинасы булган, шәхси состав 45 кешедән торган. Хәрби расчетлар янгынга гына түгел, аварияләр чыккан урыннарга да җибәрелгән.
 
Янгын сүндерүчеләрнең батырлыклары онытылмый. 1989 елда «Түбән Кама Нефтехим»ныӊ газ заводында насос станциясендә чыккан утны сүндерү вакытында өч янгын сүндерүче һәлак булган, 20 яшьлек Олег Щавель могҗиза белән исән калган. Ул «Янгын сүндерүдә күрсәткән батырлык өчен» медале белән бү-ләкләнгән. Олег Григорьевич хәзер дә әлеге частьтә эшли, улы Максим 78нче янгын сүндерү-коткару частендә хезмәт куя.
 
Николай Свиньяков бу бүлекчәдә - 40 елдан артык - частька нигез салу көненнән алып, бүгенгәчә машина йөртүче булып эшли. Сүз уӊаеннан, аныӊ әтисе дә 35нче янгын сүндерү частенеӊ командиры булып 15 ел хезмәт иткән.
 
Мәрьям Зиннәтуллина коллективта бердәнбер хатын-кыз, 26 ел дәвамында биредә ул хуҗалык эшләрен алып бара. Яшьләр аӊа яратып «әни» дип дәшәләр.
 
Бүгенге көндә янгын сүндерү частендә 24 машина исәпләнә, шәхси состав 63 кешедән тора. Аны 8 ел дәвамында Олег Юдин җитәкли. Бүлекчә бүгенге заман таләпләренә туры килә, биредә эшләүчеләр дә республика һәм Россия күләмендә танылган белгечләр. Мисал өчен, һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсы җиӊүчесе караул начальнигы Андрей Семашкин 4 мәртәбә Россия чемпионы исеменә ия булган. Россиянеӊ иӊ яхшы янгын сүндерүчесе дә, шулай ук, 47нче янгын сүндерү частендә эшли. Яков Тазов җиӊүгә 2012 елда ирешкән.
 
Тантаналы кичәгә, бүлекчә ветераннары да чакырулы иде. Алар өчен депо буенча экскурсия уздырылган, отряд һәм часть уӊышлары турында фильм күрсәтелгән. Отряд начальнигы Алексей Шаповалов аларны да, хезмәткәрләрне дә бәйрәм белән котлап, рәхмәтен җиткергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев