Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Горурланабыз!

Яхшылар арасында - безнекеләр 5 октябрьдә Россия укытучылары, шул исәптән Түбән Кама укытучылары да котлаулар кабул итте. Мөгаллимнәребез шәһәр һәм район данын һәрдаим яклап килде. Менә быел да «Белем бирү өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль командасы -2017» номинациясендә Түбән Кама мәгариф идарәсе иң яхшылар рәтендә. 10нчы мәктәп (директоры Андрей...

Яхшылар арасында - безнекеләр

5 октябрьдә Россия укытучылары, шул исәптән Түбән Кама укытучылары да котлаулар кабул итте. Мөгаллимнәребез шәһәр һәм район данын һәрдаим яклап килде. Менә быел да «Белем бирү өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль командасы -2017» номинациясендә Түбән Кама мәгариф идарәсе иң яхшылар рәтендә.
10нчы мәктәп (директоры Андрей Бликин) һәм балаларны һәрьяклы үстерү үзәге - 92нче балалар бакчасы (мөдире Ландыш Софина) республиканың иң әйбәт белем бирү оешмалары дип танылды. «ТРның атказанган укытучысы» исеме 35нче лицейның химия укытучысы Ирина Хомяковага бирелде.
Алсу Ягъфарова (индустриаль техникум), Рәис Мәүлиев (агропромышленность көллияте), Татьяна Закорецкая (нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы) Татарстанның иң яхшы укытучылары исемлегенә кертелде. 27нче мәктәп укытучысы Светлана Гурьянова «Тәрбия һәм өстәмә белем бирүдә иң яхшы җитәкче-2017»,«Сыйныф җитәкчесе - 2017» номинацияләрендә җиңде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев