Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гөлсирин Җамалиева: «Мин – хезмәт кешесе»

Дистә елдан артык Социаль яклау идарәсен җитәкләүче Гөлсирин Мияссәр кызы Җамалиева олы юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан хәбәрчебез аннан интервью алды. Түбәндә әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез. - Җитәкче буларак, үзегез турында нәрсә әйтә аласыз? - Мин үземне җитлеккән җитәкче итеп саныйм. Кул астында эшләүче 500 хезмәткәрем турында мактау сүзләре генә...

Дистә елдан артык Социаль яклау идарәсен җитәкләүче Гөлсирин Мияссәр кызы Җамалиева олы юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан хәбәрчебез аннан интервью алды. Түбәндә әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.
- Җитәкче буларак, үзегез турында нәрсә әйтә аласыз?
- Мин үземне җитлеккән җитәкче итеп саныйм. Кул астында эшләүче 500 хезмәткәрем турында мактау сүзләре генә әйтә алам. Алар биредә хезмәт хаклары аз булуга карамастан, күңелләрен биреп эшли. Тормышымда һәрвакыт әйбәт кешеләр очрады. Безнең тармакта, гому-мән, очраклы кешеләр юк, битараф булганнар китеп бара. Берегеп, җанын биреп эшләүчеләр генә кала.
- 14 ел дәвамында Социаль яклау идарәсе начальнигы булып эшләгәндә бу өлкәдә үзгәрешләр булдымы?
- Шунысы әйбәт: кешеләр, элекке еллар белән чагыштырганда, яхшырак яши башлады. Социаль түләүләр дә гомуми түгел, ә адреслы, ягъни социаль категория, керем, мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнә. Ялгыз аналарга зур ярдәм күрсәтелә. Элек, дәүләттән түләүләр каралмаган булса, бүген бала табуга бер мәртәбә бирелә торган акча, яшь ярымга кадәр, 16 яшькә кадәр пособие, азкеремлеләргә субсидия каралган. Күп балалы гаиләләрнең артуы да - уңай күренеш. Шулай да, кайбер проблемалар кала бирә, мисал өчен, «неблагополучный» гаиләләр.
- Эшләргә нәрсә рухландыра?
- Мин кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Мисал өчен, яныма ниндидер сорау белән керәләр икән, игътибар белән тыңлыйм, бу хәлне ничек итеп чишәргә киңәш бирәм. Чөнки, ни генә булса да, бирешергә ярамый. Әгәр кешегә ярдәмем тиеп, ул миңа рәхмәт әйтеп чыгып китә икән, димәк, мин биредә җитәкче булырга лаекмын.
- Эштә сез җитәкче, ә өйдә?..
- Кызганыч, тормыш иптәшем инде вафат. Ул табиб булып эшләде. Кызым, киявем һәм 2 яраткан оныгым бар. Балаларым оныкларны бик дөрес тәрбиялиләр дип саныйм: аларны, барыннан да элек, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Әти-әнием дә миңа шундый тәрбия бирде. Әтием - нефтьче, әнием - җәнлек асраучы булып эшләде. Кызганыч, алар да бу дөньяда юк инде. Исән булсалар, икесенә дә 86 яшь тулган булыр иде.
- Оныкларны иркәлисезме?
- Кызым мине «искиткеч әби» дип атый. Оныкларым 5нче һәм 3нче сыйныфта укыйлар. Үзем пешерергә яраткач, аларны шәңгә, бәлеш, вак бәлеш белән сыйлыйм. Тәмләп ашасалар, миннән дә канәгать кеше булмый. Кызым гаиләсе тиздән Казанга күченергә җыена. Димәк, ялгызым калам. Әмма очрашып торырбыз дип уйлыйм.
- Эштән ничек ял итәсез? Бәлки, яраткан шөгылегез бардыр?
- Бакчам бар. Үземне җирдә казынырга яратам, дип әйтә алмыйм, шулай да, яшелчәләр үстерәм. Әмма анда барысы да, нигездә, ял итәр өчен көйләнгән.
- Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
- Мин - хезмәт кешесе. 5 ел лаеклы ялда булсам да, тормышымны эшсез күз алдына китерә алмыйм. Шуңа күрә биредә алга таба да эшләргә планлаштырам. Булдыра алганча, әлбәттә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X