Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Фермерлар турында да сөйләштеләр

Түбән Кама шәһәре һәм районы Советларының чираттагы сессияләре булды. Анда 2016 ел өчен шәһәр һәм район бюджетларының үтәлеше, шәһәр һәм район Советларының 2017 елга бюджет турындагы карарларга үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралган иде. Сессия эшендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова һәм башка җитәкчеләр, депутатлар...

Түбән Кама шәһәре һәм районы Советларының чираттагы сессияләре булды.
Анда 2016 ел өчен шәһәр һәм район бюджетларының үтәлеше, шәһәр һәм район Советларының 2017 елга бюджет
турындагы карарларга үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралган иде. Сессия эшендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова һәм башка җитәкчеләр, депутатлар катнашты.
 
Муниципаль район Советы сессиясенең көн тәртибенә авыл кешеләренең эшмәкәрлек активлыгын арттыру һәм район авыл җирлекләрендә эшмәкәрлекнең кече формаларын үстерүгә кагылышлы тагын бер әһәмиятле мәсьәлә кертелгән иде. Чыннан да, соңгы елларда авыллар «картая», ягъни анда яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән кешеләр, пенсиядәгеләр тәшкил итә. Эшсезлек, тормыш алып бару өчен авыр хезмәт таләп ителү, яшәү шартларының шәһәрнекенә караганда түбәнрәк булуы аркасында яшьләр авылдан чыгып китү ягын карый.
 
Шулай да, авыл җирлекләрендә кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин, Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин чыгышларында, әнә шундый кыен шартларда ничек итеп авылда үз эшеңне ачып җибәрү мәсьәләсе дә чагылыш тапты, алар моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге хакында үз фикерләрен белдерделәр, киңәшләрен әйттеләр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X