Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Файдалы эштә катнаштылар

Авыру кешеләрнең гомерләрен саклап калу максатыннан, Түбән Камада кан бирү буенча акция узды. Аны «След» эзләү отряды волонтерлары игълан итте. Чарага шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге әгъзалары кушылды. Акциядә барлыгы 41 кеше катнашып, 20 литр кан җыелды.

Кан тапшырырга теләүчеләр күп булды. Донорлар, башта анкеталар тутырып, табиб тикшерүен үттеләр, аннары татлы чәй эчкәч, кан бирү процедурасын уздылар. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге вәкиле Илдар Мостафин әйтүенчә, ул бу кирәкле эштә инде өченче тапкыр катнаша һәм кешеләргә ярдәм итә алуына куана.
Кан тапшыру станциясеннән плазманы Татарстаннның дүрт районына җибәрәчәкләр. 
– Дәвалау учреждениеләренә көн саен 15-20 литр кан җибәрелә. Ул җитди авырулары булган кешеләргә кирәк, – ди сыйфатны тикшерү бүлеге мөдире Әлфия Гыйлаҗева. Запаста кан һәрвакыт бар, әмма донорлар һәрвакыт кирәк. Моның өчен аларга ял көне бирелә һәм акча түләнә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев