Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эштән берьюлы киттеләр

Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы вазыйфаларын Сергей Мерясев үтәячәк.

Яңа җитәкче, Татарстанның атказанган табибы медицинада 25 ел эшли. 1996 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлагач, үзәк район хастаханәсендә башта терапевт, аннары диагностика һәм түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире, соңрак баш табибның диагностика буенча урынбасары булып хезмәт куя. 2011 елда Сергей Мерясев «Консилиум»ның баш табибы вазыйфаларын үти, аннары үзәк хастаханәгә элекке эшенә кайта. 2015 елдан ул баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары булып хезмәт куя. Шушы көннәрдә, Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсен биш ел дәвамында җитәкләгән Венера Рәхимовага «ТРның Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеме бирелде. Бүләкләү турында карарга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган. НТР мәгълүматы буенча, Венера ханым Мәскәүгә күченгән һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшен дәвам итә.
Бу атнада, Түбән Кама үзәк хастаханәсенең баш табибы Габибулла Әхмәдовның да эшеннән киткәнлеге билгеле булды. Татарстанның Атказанган табибы хастаханәне 2012 елдан җитәкләгән. Сигез ел эчендә күп эшләр башкарылган: поликлиникалар яңартылган, травматология пункты төзекләндерелгән, 2 нче поликлиника төзелгән. Йогышлы авырулар һәм хирургия корпусында да капиталь ремонт уза. Үзәк хастаханә ел саен республика күләмендә беренче урыннар алган.
Үзәк хастаханәнең баш табибы вазыйфаларын башкарачак кешенең дә исеме билгеле инде. Марс Мостафин моңа кадәр баш табибның медицина бүлеге урынбасары булып хезмәт куйды. Ул башта хирург булып эшли, аннары үзәк хастаханәнең хирургия бүлеген җитәкләгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев