Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эшмәкәрләрнең зур киңәшмәсе

18 апрельдә шәһәребезнең Халык иҗаты йортында Түбән Кама муниципаль районы һәм Кама аръягы төбәге эшмәкәрләренең I съезды булды. Аның эшендә республиканың дистәләп районыннан килгән эшмәкәрләр, республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, фән һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр катнашты. Әлеге мөһим чарага Казаннан күп кенә дәрәҗәле кунаклар - ТР икътисад министры Артем...

18 апрельдә шәһәребезнең Халык иҗаты йортында Түбән Кама муниципаль районы һәм Кама аръягы төбәге эшмәкәрләренең I съезды булды. Аның эшендә республиканың дистәләп районыннан килгән эшмәкәрләр, республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, фән һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр катнашты.
Әлеге мөһим чарага Казаннан күп кенә дәрәҗәле кунаклар - ТР икътисад министры Артем Здунов, промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов, Сәүдә-промышленность палатасы рәисе Шамил Агеев, «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафинат Яруллин, Дәүләт заказы буенча республика агентлыгы генераль директры Яков Геллер һәм башкалар килгән иде.
Съездның пленар утырышы башланганчы, эшмәкәрләр һәм килгән кунаклар фойеда урнаштырылган күпсанлы стенд-күргәзмәләрне карадылар. Түбән Кама товар җитештерүчеләре һәм партнерлар тарафыннан оештырылган әлеге күргәзмә-павильоннар эшмәкәрләрдә зур кызыксыну уятты. Әлбәттә, аларны карау продукция җитештерүчеләр белән үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре булдыру максатыннан эшлекле сөйләшүләргә һәм озак вакытлы килешүләр төзүгә этәргеч бирмичә калмагандыр.
Бу мәртәбәле чараны уздыру урыны итеп Түбән Каманы очраклы гына сайламаганнар. Чөнки республикадагы эшмәкәрләрнең өчтән бере нәкъ менә Түбән Кама һәм Кама аръягы төбәгенә туры килә. Республика икътисады ягыннан караганда да, кече һәм урта бизнестан кергән өлешнең 30 проценты - биредәге эшмәкәрләрнеке.
Әле узган ел гына ачылып, бүгенге көндә нәтиҗәле эшләп килүче Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең эшчәнлеген Артем Здунов башка районнарга үрнәк итеп куйды, биредә тупланган уңай тәҗрибәне үзләрендә дә файдаланырга тәкъдим итте.
Әлбәттә, бу зур чарада төбәк эшмәкәрләренә үзләре өчен файдалы, озак вакытка исәпләнгән килешүләр турында эшлекле шартларда сөйләшү мөмкинлеге дә ачылды, инвестицияләр җәлеп итү, тармакара проектлар, авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек һәм аны үстерү юллары турындагы мәсьәләләр дә каралды. Инде пленар утырышта ук кече һәм урта эшмәкәрлек үсешендә килеп туган кыенлыклар турындагы мәсьәләләр күтәрелде һәм, әлбәттә, аларны хәл итү юллары турында фикер алышулар да булды. Дәүләт заказы буенча республика агентлыгы генераль директры Яков Геллер, мәсәлән, эшмәкәрләрне дәүләт заказлары алуга актив катнашырга чакырды. «Дәүләт заказларының 35 проценттан артыгы «читкә китү»гә күп очракта бизнесменнарның пассивлыгы сәбәп була. Ялкауланасыз һәм урынсызга зарланасыз», - диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча Түбән Кама муниципаль район башлыгы киңәшчесе Максим Сперанский да үз чыгышында аның сүзләрен куәтләде, эшмәкәрләрне активрак булырга өндәде.
Владимир Аппаков - Түбән Кама районында фермерлык хәрәкәтенең башлангычында торучы тәҗрибәле эшмәкәр. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча, ул бүгенге көндә дә сынатмый, районда гына түгел, республика күләмендә дә танылган «Земляки» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Съездда ясаган чыгышында ул, бүгенге көндә фермерлыкның үсешенә комачаулык тудыручы кайбер җитешсезлекләрне билгеләде. Үзенең күпьеллык тәҗрибәсеннән чыгып, бу юнәлештә дәүләт программасы булдырырга кирәклегенә басым ясады, һәр тармактагы кебек үк авыл хуҗалыгында да кече бизнесны планлы алып бару зарур икәнлеген ассызыклады.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин: «Заманча икътисади шартларда кече һәм урта бизнесны үстерүнең никадәр әһәмиятле икәнен барыбыз да бик яхшы аңлый. Ул безнең территориядә эшлекле активлыкны арттыруга, кулланучылар базарын товарлар һәм хезмәтләр белән баетуга, җитештерүчеләрнең үзара конкуренция сәләтен формалаштыруга уңай йогынты ясаячак. Әлеге съездның төп максаты - 2020 елга кадәр кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү Программасы өчен җитди тәкъдимнәр кертүдә», - дигән сүзләр белән эшмәкәрләр съездының район икътисады үсешенә уңай йогынты ясаячагына ышаныч белдерде.
Съездда актуаль темаларга 6 төрле секция эше дә билгеләнгән иде. Аларда 2020 елга кадәр эшмәкәрлекне үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышулар булды. Эшлекле сөйләшүләр барышында эшмәкәрләргә үз фикер-тәкъдимнәрен белдерү мөмкинлеге дә туды.
Фәрит ИМАМОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев