Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эшләребезгә пандемия комачауламады

Бу ел күңелсез вакыйгалар, югалту елы булды, дисәк тә, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, Аксакаллар шурасы, «Ак калфак» җәмгыяте вәкилләре, язучылар белән берлектә билгеләнгән барлык чаралар да оештырылды.

Милләттәшләребезне борчыган сораулар буенча түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр, очрашулар ел әйләнәсе үткәрелеп барды. Мәскәү татарлары штабы белән берлектә 69 нчы балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме Сабан туен үткәрдек. Шулай ук Конгресс һәм «Ак калфак» бүлеге онлайн форматта «Тукай варислары», «Сөйкемле бала», «Әниләр һәм бәбиләр» бәйгеләрен оештырырга ярдәм итте. Габдулла Тукайның туган көнендә, аның иҗаты буенча шигырьләрне онлайн рәвештә укып, барлык төбәкләрдә яшәүче татарларны Шигърият бәйрәме белән котладык.

Халыклар дуслыгы йортында Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттек. Беренче бүлектә кул эшләреннән күргәзмә; татар милли көйләреннән чыгышлар булды. Чараның икенче бүлеге татар мәдәнияте буенча презентация һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Өлкәннәр көне, Әниләр бәйрәме уңаеннан, Халыклар дуслыгы йортында, Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә татар бизәкләре үрнәкләреннән кул эшләре буенча дәресләр үткәрелде.

Ел эчендә нефть химиясе көллиятендә актерлык осталыгы элементларын өйрәнү дәресләре оештырылды. Һәм күптән түгел генә шәһәребез яшьләре өчен татар биюләр буенча мастер-класс үткәрелде. Дәресләрне югары категорияле педагогхореограф, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Наскаев үткәрде. 10 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында үткән утырышта киләсе елга туган телләр һәм шәһәребезнең юбилеена багышлап балалар бакчаларында, мәктәпләрдә төрле мәдәни почмакларда үткәреләчәк чаралар, кичәләр планлаштырылды. Чара Тукаебызның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Вәсилә Исмәгыйлева,

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма директоры

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев