Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эшлекле тәкъдимнәр күп булды

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае турында сөйләшү һаман дәвам итә. Түбән Камадан катнашкан делегатлар белән Халыклар дуслыгы йортында оештырылган очрашуга төрле оешма вәкилләре дә чакырылган иде. Чара алдыннан съезд материаллары белән танышу мөмкинлеге булды. Түбәнкамалылар татар конгрессы эшчәнлегенә нинди өметләр баглый? Сораулар күп яуды. Йомгаклау өлешендә викторина үткәрелде, ә җиңүчеләргә...

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае турында сөйләшү һаман дәвам итә. Түбән Камадан катнашкан делегатлар белән Халыклар дуслыгы йортында оештырылган очрашуга төрле оешма вәкилләре дә чакырылган иде. Чара алдыннан съезд материаллары белән танышу мөмкинлеге булды. Түбәнкамалылар татар конгрессы эшчәнлегенә нинди өметләр баглый? Сораулар күп яуды. Йомгаклау өлешендә викторина үткәрелде, ә җиңүчеләргә корылтай бүләге - халык җырларын туплап диск итеп чыгарылган язмалар бирелде. Түбәндәге фикер һәм теләкләр тамашачыларда аеруча кызыксыну уятты.

Гамир Исмәгыйлев (Аксакаллар шурасы әгъзасы). Без федераль Россиядә яшибез, шуңа рус телен белергә, чит илләргә чыгу өчен инглиз телен өйрәнергә кирәк. Ә республикада татар телен саклау өстендә үзебез нык тырышырга тиеш, чөнки туган телне буыннан-буынга җиткерүдә бүген яшәүчеләр җаваплы. Шундый сорау кискенләшкән чорда яшибез.
Суфиян Минһаҗев (Аксакаллар шурасы әгъзасы). Безнең югары уку йортларында татар төркемнәре юк, анда эшләргә белгечләр аз. Мәсьәләне һәр яклап өйрәнүдә конгресс та, депутатлар да читтә калмасын иде.
Фәтхулла Абдуллин (язучы). Оптимизация сылтавы белән татар мәктәпләре бетүгә бара. Мәгарифкә генә калдырмасын конгресс бу эшне. Тарихта, мәсәлән, Болгар чорындагы эзебез үзгәртелеп күрсәтелә башлады. Әдәби һәм фәнни чыганакларны дөрес сайларга чакырам.
Никифор Тукмачев («Кама таңнары» берләшмәсе әгъзасы). Татар театры да бар, әдәбияты да, ә керәшеннәрдә «Бәрмәнчек» ансамбле генә эшли. Съездда безнең проблемалар күтәрелмәде, ахрысы. Телевидениедә элек чыгып килгән «Керәшен сүзе» кебек тапшыруларны кире кайтарсыннар иде.
Нурисә Габдуллина («Нефтехим» медиа-холдинг журналисты). Түбән Камада татар радиосы булдыру юнәлешендә конгресс актив булсын иде. Арчада, мәсәлән, ул бар. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закировка сорау биргәнем булды, нәтиҗә күренми.
Флүр Гайнемөхәммәтов («Талир тәңкә» ансамбле җитәкчесе). Кемдер килеп эшләр дип көтеп ятмыйк. Гаиләдә татарча сөйләшү, татар газеталарын алдыру, оныкларыбыз белән китапханәләргә, милли чараларга йөрү үзебездән тора. Без, «Очрашулар-танышулар» клубын оештыручылар, мәсәлән, 14 ел барган кичәләрне дәвам иттерү мөмкинлекләрен эзлибез.
Фирдәвис Ханов (Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе җитәкчесе, БТКның VI съезды делегаты). Корылтайда фикер алышу аз булды. Милли шура вазыйфаларын аңлату җитмәде, алдагы эштә барысы да күренер дип ышанасы килә. Матбугатта тема һаман да күтәрелә, очрашуларда милләттәшләребез үз фикерләрен җиткерә икән, димәк, милли мохит саклануына өмет бар әле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X