Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эше белән ихтирам казанды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аның Республика белән җитәкчелек итүе илдә икътисади һәм сәяси яктан катлаулы чорга туры килде. Дөрес, аңа кадәр дә кис-кен үзгәрешләр кичергән җәмгыять тотрыклану юлына кергән иде инде. Рөстәм Нургали улы - алдагы сынауларда чыныгу алган, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән янәшә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Аның Республика белән җитәкчелек итүе илдә икътисади һәм сәяси яктан катлаулы чорга туры килде. Дөрес, аңа кадәр дә кис-кен үзгәрешләр кичергән җәмгыять тотрыклану юлына кергән иде инде. Рөстәм Нургали улы - алдагы сынауларда чыныгу алган, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән янәшә торып эшләгән кеше. «Минтимер Шәрипович иң катлаулы вакытта эшләде һәм шул чакларда да халкыбыз, тулаем алганда, республикабыз, илебез мәнфәгатьләрен кайгырта торган хәлиткеч карарлар кабул итә алды», - дип искә ала ул вакытларны Рөстәм Миңнеханов үзе. Әнә шундый шәхесләр белән берлектә, югары дәрәҗәдәге җитәкчелектә озак еллар эшләп тупланган тәҗрибә, кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртуга гаять зур көч кую, төрле тармакларда республика һәм федераль программалар буенча социаль объектлар булдыруга ирешү, икътисадны үстерү һәм экологияне яхшырту буенча башкарган эшләре Рөстәм Нургали улының, Республика Президенты буларак, халык алдында дәрәҗәсен күтәрде, ул тиз арада кешеләрнең ихтирамын казанды.
Түбәндә без Рөстәм Миңнехановның тормыш юлы сәхифәләре белән кыскача таныштырып үтәбез.
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.
Белеме:
1978 елда «авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, «инженер-механик» квалификациясе ала.
1986 елда читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе ала.
Хезмәт эшчәнлеге:
1978-1980 еллар - Саба районы «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер-диагностик; 1980-1983 еллар - Саба урман хуҗалыгында өлкән энергетик, баш энергетик; 1983-1985 еллар - Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары; 1985-1990 еллар - Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе; 1990-1992 еллар - Арча район башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан 1993 елга кадәр - Арча районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары; 1993-1996 еллар - Биектау районы администрациясе башлыгы; 1996-1998 еллар - Татарстан Республикасы финанс министры; 1998-2010 еллар - Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы; 2010 елның 25 мартыннан - Татарстан Республикасы Президенты; 2015 елның 24 мартыннан - Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы; 2015 елның 18 сентябреннән тагын Татарстан Республикасы Президенты.
Фәнни дәрәҗәсе, исеме:
Икътисад фәннәре докторы (2003 ел).
Өйләнгән, улы бар. Автомобиль спорты белән шөгыльләнә. Атказанган спорт мастеры.
Рөстәм Миңнехановның республикабыз белән җитәкчелек итү дәверендә районыбызның һәм шәһәребезнең икътисади-социаль үсешенә керткән өлеше бик зур. Ул эшлекле сәфәрләр белән Түбән Камага еш килә. Күренекле вакыйгалар, теге яки бу проблемалы мәсьәләне хәл итү буенча киңәшмәләр аның катнашыннан башка гына узмый. Түбәнкамалылар Республика Президентының ярдәмен һәрдаим тоеп яши.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев