Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Экология министры килде

Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской, Түбән Камага килеп, «Татнефть» компаниясе объектларында булды. Ул биредәге промышленность предприятиеләренең табигатьне саклау эшчәнлеген югары бәяләде. Эшлекле визит вакытында министрны табигать ресурсларын файдалану тармагына күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Экология һәм табигый...

Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской, Түбән Камага килеп, «Татнефть» компаниясе объектларында булды. Ул биредәге промышленность предприятиеләренең табигатьне саклау эшчәнлеген югары бәяләде.
Эшлекле визит вакытында министрны табигать ресурсларын файдалану тармагына күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов озатып йөрде.
Аерым алганда, С.Дон-ской «ТАНЕКО» комплексының нефтьне тирәнтен эшкәртү, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводларының үсеше белән танышты. Әлеге «гасыр төзелеше» проектының экологиягә йогынтысы концепцияләрен карады. «ТАНЕКО»да икътисадка, экологиягә һәм продукцияне сыйфатлы җитештерүгә өстенлек бирә торган иң заманча технологияләр кулланылуын билгеләп узды.
Әлеге визит вакытында министр шулай ук Татарстан Республикасы экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе эше белән танышты. Сергей Донской, Татарстан экологларының эш тәҗрибәсен Россиянең башка регионнарына үрнәк итеп куярга була, диде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X