Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Экологик иминлеккә тагын бер адым

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Таиф-НК» ачык акционерлык җәмгыятендә промышленностьтагы су агынтыларын чистарту корылмаларын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Тантанада шулай ук ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «ТАИФ» компанияләре төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «ТАИФ-НК» ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рушан Шәмгунов булды. Цехны...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Таиф-НК» ачык акционерлык җәмгыятендә промышленностьтагы су агынтыларын чистарту корылмаларын эшләтеп җибәрүдә катнашты.
 
Тантанада шулай ук ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «ТАИФ» компанияләре төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «ТАИФ-НК» ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рушан Шәмгунов булды.
 
Цехны тергезү буенча яңа проект барлык таләпләргә туры килә. Чистарту корылмалары тулысынча автоматлаштырылган. Биредә күпбаскычлы чистарту системасы технологиясе кулланыла: алдан, биологик чистарту, тоздан һәм судан арындыру, составында тоз булган агынтыларны 1,8 километр тирәнлектәге скважинага суырту. Нәтиҗәдә, предприятиедә су куллану ике тапкырдан артыкка кимиячәк. Чистарту дәрәҗәсе дә уникаль - ул предприятиедәге су агынтыларын нефть продуктларыннан 99,99 процентка арындыра. Шул ук вакытта чистарту корылмаларыннан атмосферага зарарлы матдәләр чыгарылу 90 процентка кимиячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев