Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Дүшәмбедән Түбән Камада сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре шәһәр урамнарын патрульлек итә башлый

Бүгенге көннән башлап, Түбән Кама урамнарын «Татнефть» һәм ТАИФ предприятиеләренең куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре патрульлек итүгә керешәчәк. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин хәбәр итте.

Куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре үз предприятиеләренең эшчеләре күпләп яши торган микрорайоннарында үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен контрольдә тотачак.

Айдар Метшин түбәнкамалыларны COVID-19 таралуына юл куймас өчен шәһәрдә һәм районда күрелә торган чараларга игътибар итәргә чакырды.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан бирле Түбән Камада 9715 кеше тикшерелгән һәм 636 тәртип бозу очрагы ачыкланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев