Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Читтән торып уку: ияләшергә туры килә

6 апрельдән Түбән Кама мәктәпләрендә укучыларның каникуллары тәмамланды, әмма алар мәктәпкә йөрмәячәкләр, укулар дистанцион рәвештә оештырыла.

Югары һәм урта һөнәри уку йортлары 19 мартта ук шундый укыту формасына күчә башлаган иде. Менә чират мәктәпләргә дә җитте. Уку программалары әзер инде.
Әлбәттә, кайбер гаиләләрдә компьютер булмаска мөмкин, ә күп балалы гаиләләрдә – берәү генә, шуңа күрә уку-укыту телефон аша да мөмкин булачак. Андый очракларда укытучы бала белән индивидуаль эшли. Авылларда да дистанцион рәвештә белем бирә башлаячаклар, интернет булмаган урыннарда кәрәзле телефон аша эш итәчәкләр.
Лилия Хәсәнова шәһәребез мәктәпләренең берсендә 27 ел буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, әмма аның моңа кадәр дистанцион рәвештә укыту тәҗрибәсе булмаган.
– Укытучылар коллективына берничә төрле укыту платформасы тәкъдим ителде. Балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем бирү ысулларын өйрәнеп, үзебезгә яраклысын сайладык. Без Учи.ру дигәнен алдык, чөнки бу сайтта балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар, – ди Лилия Хәсәнова.
Әзерлек эшләре аерым мәйданчыкларда барган, укытучылар өчен укулар оештырылган, видеоконференцияләр үткәрелгән. Башка фәннәр буенча укытучылар һәм балалар «Ватсап» кушымтасына кертелгән.
Лилия ханым әйтүенчә, балалар белән алдан телефон һәм компьютер аша берничә тапкыр элемтә урнаштырып караганнар. Әле беренче сыйныфта гына укысалар да, авырлыгы юк икән. Укытучылары мондый укытуның да уңай яклары бар дип саный, чөнки балаларда мөстәкыйльлек тә арта, заманча техниканы уйнаганда гына түгел, файдага да кулланырга өйрәнәләр, дөньяга караш та үзгәрә. Гомумән, интернетта балалар үзләрен иркен тота, видеоконференцияләрдә актив катнаша.
Язу, уку дәресләре ничек баруы аңлашыла, ә менә физкультура, рәсем, җыр дәресләрендә нишлиләр икән балалар? Алары виртуаль факультатив буларак узачак, күбрәк теоретик белемнәр биреләчәк икән. Өлкән сыйныф балалары проектлар әзерләп, рефератлар язачак.
Дистанцион укыту күпме дәвам итәчәге әлегә билгесез. Сораулар булса, 8(8555) 47-30-37 номерына шалтыратып биреп була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X