Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чибәрләр ярышты

Түбән Камада «Татар кызы» бәйгесенең сайлап алу өлеше узды. Уңган-булган-лыкларын күрсәтү өчен бирегә Татарстанның дүрт районыннан җыелдылар. Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Минзәлә шәһәрләренең иң чибәр кызлары жюри әгъзаларын бию, җыр, сәнгатьле шигырь сөйләү осталыклары белән сок-ландырды. Мондый сайлап алу турлары республиканың дүрт төбәгендә бара. Аннан узган туташлар сентябрь аенда Казанда...

Түбән Камада «Татар кызы» бәйгесенең сайлап алу өлеше узды. Уңган-булган-лыкларын күрсәтү өчен бирегә Татарстанның дүрт районыннан җыелдылар.
Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Минзәлә шәһәрләренең иң чибәр кызлары жюри әгъзаларын бию, җыр, сәнгатьле шигырь сөйләү осталыклары белән сок-ландырды. Мондый сайлап алу турлары республиканың дүрт төбәгендә бара. Аннан узган туташлар сентябрь аенда Казанда очрашачак. Анда 15 бәйгече арасыннан «Татар кызы» Россиякүләм конкурсына Татарстан данын яклаячак бер генә кыз сайлана. Октябрьдә Уфа шәһәрендә үтәчәк төп бәйгегә кызлар Россиянең 27 төбәгеннән киләчәк. Сүз уңаеннан, ике ел элек Түбән Кама кызы Миләүшә Морзаханова, конкурста катнашып, «Тамашачы күңелен яулаучы» номинациясендә җиңгән иде.
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев