Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Чибәркәй – 2016» ачыкланды

Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә шәһәребез күләмендәге «Чибәркәй - 2016» конкурсы финалы узды. Анда катнашкан тугыз кыз үзләренең чибәрлекләрен һәм матур киемнәрен генә түгел, сәләтләрен дә күрсәттеләр: татарча үзләре белән таныштырдылар, шәһәребез юбилее турында сөйләделәр һәм татар халык биюен башкардылар. Нәтиҗәдә, химия-технология институты студенты Алсу Вәгыйзова Гран-при иясе булды. Беренче...

Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә шәһәребез күләмендәге «Чибәркәй - 2016» конкурсы финалы узды.
Анда катнашкан тугыз кыз үзләренең чибәрлекләрен һәм матур киемнәрен генә түгел, сәләтләрен дә күрсәттеләр: татарча үзләре белән таныштырдылар, шәһәребез юбилее турында сөйләделәр һәм татар халык биюен башкардылар.
Нәтиҗәдә, химия-технология институты студенты Алсу Вәгыйзова Гран-при иясе булды. Беренче урынны Айзилә Ярмөхәммәтова (технологик колледж) алды. Икенче урынга берюлы ике кыз чыкты: Таңсылу Сабитова (13нче лицей) һәм Рузилә Абдушова (14нче лицей). Өченче призерлар да икәү: 42нче балалар бакчасы хезмәткәре Әлфия Нуруллина һәм 60нчы бакчада эшләүче Эльвира Кәримова. Калган өчесе аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дип табылды: Эллина Хатыйпова (Красный Ключ мәктәбе) - «Моңлы сандугач», Айгөл Миңнебаева (медицина колледжы) - «Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз», Айгөл Галиева (42нче балалар бакчасы хезмәткәре) -
«Шаян кыз».
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X