Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре! Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Коммуналь тармак эшчәнлегеннән башка бүген шәһәребездәге һәм районыбыздагы уңай тормыш шартларын күз алдына да китерү кыен. Шунысы куанычлы: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә елдан-ел уңай үзгәрешләр күзәтелә. Халык белән үзара бәй-ләнешләр җайга салына,...

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре!
Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Коммуналь тармак эшчәнлегеннән башка бүген шәһәребездәге һәм районыбыздагы уңай тормыш шартларын күз алдына да китерү кыен.
Шунысы куанычлы: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә елдан-ел уңай үзгәрешләр күзәтелә. Халык белән үзара бәй-ләнешләр җайга салына, урамнарыбыз һәм ишег-алларыбыз яңартыла, квартирларыбыз тагын да җылырак һәм ямьлерәк була бара. Кешеләргә яшәү өчен уңай шартлар тудыру, предприятие һәм учреждениеләр, дәваханә, мәктәп һәм балалар бакчаларының тотрыклы эшләвен тәэмин итүдә тыгыз элемтәдә торучы мондый тармак башка юктыр, мөгаен.
Районыбызда мөһимнәрдән саналган әлеге тармакны үстерүгә керткән өлешләре өчен, бу өлкәдә хезмәт куйган барлык
ветераннарга зур рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри традицияләрне дәвам итеп, намус белән хезмәт куючы, түбәнкамалыларның ышанычын саклаучы һәркемгә рәхмәтләремне җиткерәм.
Куйган хезмәтегез, сайлап алган һөнәрегезгә тугры булуыгыз, түбәнкамалыларның тормыш сыйфатын яхшыртуда керткән өлешегез өчен зур рәхмәт. Сезнең бик үк җиңел булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, гаиләләрегездә, шулай ук, һәрвакыт җылылык һәм ямь хөкем сөрсен!
Айдар Метшин,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,
шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X