Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм яхшы булды

Күптәннән килгән күркәм гадәт буенча Келәтле, Балчыклы һәм Кушай авылларында яшәүчеләр Сабан туе бәйрәмен июль аенда - Питрау көненә туры китереп уздыралар. Быел да шулай булды. Озакка сузылган салкыннардан һәм яңгырлардан соң, ниһаять, көннәр матурланды. Яраткан бәйрәмнәрен билгеләп узу уе белән канатланган кешеләр Келәтле Сабан туе мәйданына шимбә көнне иртәдән...

Күптәннән килгән күркәм гадәт буенча Келәтле, Балчыклы һәм Кушай авылларында яшәүчеләр Сабан туе бәйрәмен июль аенда - Питрау көненә туры китереп уздыралар. Быел да шулай булды.

Озакка сузылган салкыннардан һәм яңгырлардан соң, ниһаять, көннәр матурланды. Яраткан бәйрәмнәрен билгеләп узу уе белән канатланган кешеләр Келәтле Сабан туе мәйданына шимбә көнне иртәдән үк җыела башлады. Чыннан да, келәтлеләрнең һәм күпсанлы кунакларның ышанычлары акланды: бәйрәмне төп оештыручы - «Медтехника» генераль директоры Геннадий Муллин һәм аның бердәм командасы тырышлыгы белән Сабан туе югары дәрәҗәдә узды. Казаннан килгән «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр, әлеге ансамбль солисты Түбән Кама кызы Оксана Дмитриевага шушы көннәрдә Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелгән иде. Якташлары аны әлеге дәрәҗәле исем белән котладылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар - Түбән Камадан «Сүрәкә» фольклор ансамбле, шулай ук бик күп башка халык талантлары чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде.

Уеннарда һәм ярышларда теләгән һәркем катнашты. Төп спорт турниры булган милли кө-рәштә Шәңгәлчедән Наил Зәйнуллин батыр калды.

Шул ук көнне кичен Кушай авылында да бәйрәм булды. Анда Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән фольклор ансамбльләр килгән иде. Бәйрәмнең төп вакыйгасы - милли көрәш, әлбәттә. Биредә Татарстанның төрле шә-һәрләреннән һәм районнарыннан килгән иң көчле көрәшчеләр бил алышты. Көрәш спортын яратучыларга бик яхшы таныш булган берничәсенең исемен атау да җитә: Ильяс Галимов, Сергей Павлик, Раил Нургалиев, Эльдар Хәмитов, Марат Мөхәм-мәтҗанов, Константин Морозов һ.б. Шундый танылган көрәшчеләрнең катнашуы гаҗәп түгел, чөнки бәйрәмнең төп иганәчесе - Алабуга муниципаль районы башлыгы Кушай авылында туып-үскән Геннадий Емельянов көрәш батырына зур бүләк - «Лада Гранта» автомобиле әзерләгән. Киеренке көрәшләрдән соң автомобильне һәм тәкәне Әлмәт шәһәреннән килгән Ильяс Галимов алды.

Питрау бәйрәмнәренең чираттагысы якшәмбе көнне Балчыклыда узды. Монда бәйрәмнең төп оештыручысы НПАТП генераль директоры, әлеге авыл кешесе Юрий Иванов иде. Бәйрәм Келәтле һәм Кушай авылларындагы кебек үк рәсми котлаулардан башланды. Балчыклы авылы кешеләрен һәм килгән кунакларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәртдинов, Түбән Кама керәшеннәр җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов котлады. Казаннан чакырылган җырчылар Вадим Захаров, ИлСаф, Вил Усманов, Түбән Камада туган Лариса Басыйрова башкаруындагы җырларны тамашачылар яратып тыңлады. Җирле үзешчән артистлар да профессионаллардан калышмады. Балчыклының үзендә дә бик яхшы керәшен фольклор ансамбле бар бит. Мәйданда бик күп төрле ярышлар оештырылды. Көрәшчеләр турнирында Алексей Журавлев җиңеп чыкты.

Узган бәйрәмнәрнең бөтен матурлыгын кыска гына язмада биреп бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Йөз мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең яхшырак, дигәндәй, Келәтле, Кушай һәм Балчыклы авылларындагы Сабантуйларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең күңелендә бәйрәмнең матур мизгелләре бик озак сакланыр әле.

Валерий АФАНАСЬЕВ
Фотоларда: бәйрәмнәр мизгелләре. Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев