Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм программасы

9 май көнне, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, шәһәребездә күп төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Иртәнге сәгать 8дән 9.30га кадәр «Георгий тасмасы» акциясе уздырыла («Лемаев скверы» тукталышы һәм Җиңү монументы янында). 9.00 сәгатьтә - Халык иҗаты йорты баскычында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, җәмәгатьчелек вәкилләренә багышланган концерт. 9 сәгать 45...

9 май көнне, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, шәһәребездә күп төрле чаралар уздыру планлаштырыла.
Иртәнге сәгать 8дән 9.30га кадәр «Георгий тасмасы» акциясе уздырыла («Лемаев скверы» тукталышы һәм Җиңү монументы янында). 9.00 сәгатьтә - Халык иҗаты йорты баскычында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, җәмәгатьчелек вәкилләренә багышланган концерт.
9 сәгать 45 минутта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, Кораллы Көчләр һәм хезмәт ветераннары, шәһәр-район җитәкчеләре колонналары Халык иҗаты йортыннан Җиңү монументы янына киләләр. Сәгать 10да тантаналы митинг башлана. Аңа җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад ялганып китә. Шуннан соң ветераннарны «Солдат привалы»на чакырачаклар. Алар өчен театральләштерелгән концерт программасы да була. Халык иҗаты йорты баскычында концерт дәвам итә. 15.00 сәгатьтә бәйрәм программасын «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясе дәвам итәчәк. Колонна, шәһәр музее - Төзүчеләр проспекты- Химиклар проспекты- Октябрьның 50 еллыгы урамы маршруты буенча үтеп, Җиңү монументы янына килә. 18 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр концерт программалары һәм ачык һавада кинотеатр - «А зори здесь тихие» нәфис фильмы күрсәтеләчәк. 18.00-20.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге ял һәм уку паркында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен «Көйле-моңлы гармуным!» дип исемләнгән ял кичәсе була. 22.00 сәгатьтә - Лемаев скверында бәйрәм солюты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев