Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле дәүләт янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне, чын күңелемнән, һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бу көн гомерләрен ке-шеләр тормышын коткару кебек җаваплы һәм киеренке хезмәткә багышлаган барлык кешеләрне берләштерә. Баш-каларның хәленә керә белү, батырлык һәм тәвәккәллек - сезнең намуслы һәм, шул ук вакытта, куркыныч эшегезнең аерылгысыз өлеше. Сез башкалар кайгысын...

Хөрмәтле дәүләт янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне, чын күңелемнән, һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Бу көн гомерләрен ке-шеләр тормышын коткару кебек җаваплы һәм киеренке хезмәткә багышлаган барлык кешеләрне берләштерә. Баш-каларның хәленә керә белү, батырлык һәм тәвәккәллек - сезнең намуслы һәм, шул ук вакытта, куркыныч эшегезнең аерылгысыз өлеше. Сез башкалар кайгысын үзегезнеке кебек кабул итәсез, шуңа күрә ярдәм кирәк урында да сез - һәрвакыт беренче.
Һөнәри батырлыкларыгыз һәм зур уңышларыгыз белән сез югары дәрәҗәгә ирештегез, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама бүлекләренә карата республикада уңай фикер булдырдыгыз. Сайлаган һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз, осталыгыгыз һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туганда тиз генә хәл кыла алуыгыз өчен рәхмәт белдерәм! Янгын сагы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Күпьеллык хезмәтләрегез һәм районыбызда яшәүчеләрнең иминлеген саклауда башкарган эшләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Хезмәтегездә уңышлар, эш урыннарыгызда тынычлык, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бетмәс-төкәнмәс көч һәм энергия телим.
Айдар Метшин,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,
шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев