Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Быел Түбән Камада 104 ишегалды ремонтланачак

Дүшәмбе көнне шәһәр советы сессиясендә Түбән Кама юлларын ремонтлау мәсьәләсе каралды. Бу мәсьәлә буенча муниципаль район башлыгы киңәшчесе Таһир Камалетдинов җентекле доклад белән чыгыш ясады. Әлеге докладтан күрен-гәнчә, Таһир Камалетдинов җитәкчелегендзге эш төркеме (анда депутатлар, юл хезмәте белгечләре һәм журналистлар кергән) бер ай дәвамында Түбзн Камадагы йорт ишегалларының торышын тикшергән,...

Дүшәмбе көнне шәһәр советы сессиясендә Түбән Кама юлларын ремонтлау мәсьәләсе каралды. Бу мәсьәлә буенча муниципаль район башлыгы киңәшчесе Таһир Камалетдинов җентекле доклад белән чыгыш ясады.
Әлеге докладтан күрен-гәнчә, Таһир Камалетдинов җитәкчелегендзге эш төркеме (анда депутатлар, юл хезмәте белгечләре һәм журналистлар кергән) бер ай дәвамында Түбзн Камадагы йорт ишегалларының торышын тикшергән, халыктан алынган шикатьләрне өйрәнгән.
Нәтиҗәдә, беренче чиратта, ягъни 2016 елда ремонтланырга тиешле 104 ишегалды, 33 арка һәм торак йорт ишегаллары аша уза торган 11 транзит юл исемлеген төзегәннәр (Түбән Камада барлыгы 772 ишегалды, 159 арка һәм 61 транзит юл исәпләнә). Күргәнегезчә, 2016 елга планлаштырылганы әле барлык эш күләменең кечкенә бер өлеше генә. Чөнки әлегә финанс мөмкинлекләре шуңа гына җитәрлек икән. 2016 елда ишегалларындагы юлларны ремонтлау өчен республика бюджетыннан өстәмә 500 миллион сум алынган.
Ни генә булса да, шәһәр халкын нык борчый торган бу проблеманы хәл итә башлаячаклар, дигән сүз. Өметсез шайтан гына, дигәндәй, бәлки, тора-бара шәһәребездәге барлык йорт ишегаллары да ремонт күрер, дип өметләник инде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев