Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Быел да урамнар чәчәкләрсез калмасмы?

Җәй әле җитмәгән, шулай да түбәнкамалылар әлеге сорауга җавапны түземсезлек белән көтә. Быел шәһәребез урамнарында яшелләндерүчеләрне күрергә насыйп булырмы инде, әллә җирләр былтыргыча кара янып утырырмы? Узган ел шәһәрдә бер бөртек чәчәк утыртучы булмады, ләбаса. Түбән Кама җәй буе котсыз бер кыяфәттә утырды. Акчаң булмаса... Төзүчеләр һәм Химик-лар урамнары чатында...

Җәй әле җитмәгән, шулай да түбәнкамалылар әлеге сорауга җавапны түземсезлек белән көтә. Быел шәһәребез урамнарында яшелләндерүчеләрне күрергә насыйп булырмы инде, әллә җирләр былтыргыча кара янып утырырмы? Узган ел шәһәрдә бер бөртек чәчәк утыртучы булмады, ләбаса. Түбән Кама җәй буе котсыз бер кыяфәттә утырды.

Акчаң булмаса...
Төзүчеләр һәм Химик-лар урамнары чатында тавис кошы да, ятим баладай, игътибар читендә калды. Хәтта җирле хакимият бинасы территориясендә дә бер чәчәк тә утыртылмады. Көненә дүрт-биш мәртәбә шунда кереп-чыгып йөрүчеләр исә мес-кен кыяфәтле аккошларны гүя күрми иде. Бер карасаң, безнең түрәләрдә чәчәк кайгысымы инде? Алар акча эшләү белән мәшгуль. Матурлык, шәһәр урамнарының чиста, яшеллектә һәм чәчәккә күмелеп утыруы безгә, гади халыкка, күбрәк кирәк. Эштән арып кайтканнан соң, ак, кызыл, сары, зәңгәр төстәге гүзәллеккә карап, күзләр, алар белән бергә җан ял итә түгелме?..
Хөрмәтле шәһәрдәшлә-ребез, сезне тынычландырырга ашыгабыз - быел нәкъ шулай булачак. «Чиста шәһәр» муниципаль унитар предприятиесе директоры Әдип Габдрәхимов «быел урамнарыбыз шау чәчәктә утырачак», дип ышандырды. «Май ахырында эшкә тотынабыз - барлык урамнарда да чәчәкләр утыртылачак, - диде ул. - Яшелләндерү эшләре Сабантуйга кадәр тәмамланырга тиеш». Алайса, былтыр нишләп утыртмаганнар, диярсез. Бу сорауга Әдип Габделбәрович болай җавап бирде:
- Әйтә алмыйм. Без - яңа оешма, 2 апрельдән генә эшлибез.
Сорауны җавапсыз калдырырга ярыймы соң? Торак-коммуналь хуҗалык департаментының шәһәр-не төзекләндерү бүлеге җитәкчесенә шалтыраттым. Ул сүзен кыска тотты - «акча булмады». Нишләмәк кирәк, акчасыз бернәрсә эшли алмыйсың...

Парксыз калабыз түгелме?


Гүзәллекне барыбыз да ярата. Шәһәребез чиста да булсын, матур да. Әмма үзебез, еш кына, тирә-ягыбызны ямьләндерү өчен тырышмыйбыз, күпләр моның өчен бармакка бармак та сукмый. Кая анда, башкалар тырышып булдырган чисталыкны сакларга өйрәнсәк иде әле. Арабызда, кулындагы шешәсен чүп чиләгенә бәрергә иренеп, җиргә ташлап калдыручылар да юк түгел.
Менә халык Түбән Каманың 45 еллыгы исемендәге паркта (Сөембикә урамында) былтыр гына утыртылган агачларның корып кибүенә нык борчыла. Моңа кагылышлы фикерләре белән уртаклашырга теләүчеләр редакциягә дә бер генә килмәде инде. Ә беләсезме, бу турыда әйткәч, Түбән Кама муниципаль районының әйләнә-тирәдәге мохитне саклау бүлеге җитәкчесе О. Чернышева нәрсә диде? «Нигә соң ул түбәнкамалылар шәһәрдә бер агач булса да утырту турында уйлап карамый? Зарланучыларның ул паркта нәрсә булса да эшләгәннәре бар микән?» - дип сорады ул миннән. Ә сез нәрсә дип җавап бирер идегез?..
Дөресен генә әйткәндә, Ольга ханым үзе дә агач үсентеләренә игътибар җитеп бетмәве белән килешә. «Әйе, аларны тиешенчә карамадылар шул, күбесе җайлашып үсеп китә алмады, корыды. Агачларның бер өлеше һәрчак үлүгә дучар була инде, нишлисең. Әмма бу сквер киләчәктә ямь-яшел булып утырачак, күркәм бер ял итү урыны булачак әле. Әкренләп яшь агачлар утыртылып торачак. Аңлыйсыздыр, бу бит бер көндә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, акчасы да кирәк. Мәсәлән, 27 майда ук мәктәпне тәмамлаучылар паркта кәстәнә (каштан) агачлары утыртачак. Бу паркның үсемлекләр дөньясын әз булса да тулыландырачак», - дип тынычландырырга тырышты белгеч.
Киләчәктә ул паркны карап, тәрбияләп тору өчен җаваплы затлар моның кадәр битараф булмас, дип ышанасы килә. Югыйсә, утырткан агачларыбыз ел саен корып, үлеп барачак. Ул вакытта инде парклы булам димә...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X