Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйгегә ни җитмәде?

Түбән Камада «Татар егете»н сайладылар. Әлеге бәйге Агропромышленность көллиятендә узды. Жюри әгъзаларына 8 финалист үз талантларын күрсәтте. Егетләр җырладылар, биеделәр, юмор осталыгын күрсәттеләр. Барысының да диярлек милли киемнән булулары да ошады - килешеп тора үзе. Гран-прины 16нчы мәктәп укучысы Илшат Тимербаев яулады. 1 урында - Рәсим Гәрәев (М.Җәлил исемендәге 1нче...

Түбән Камада «Татар егете»н сайладылар. Әлеге бәйге Агропромышленность көллиятендә узды. Жюри әгъзаларына 8 финалист үз талантларын күрсәтте. Егетләр җырладылар, биеделәр, юмор осталыгын күрсәттеләр.
Барысының да диярлек милли киемнән булулары да ошады - килешеп тора үзе. Гран-прины 16нчы мәктәп укучысы Илшат Тимербаев яулады. 1 урында - Рәсим Гәрәев (М.Җәлил исемендәге 1нче гимназия), 2нче урында - Шамил Хаҗипов (Нефть-химия һәм нефть эшкәртү техникумы), 3нче урында - Ранис Минсафин (32нче гимназия). «Иң талантлы» номинациясендә Дәүфит Әхмәтшин (В.Г.Тимирясев исемендәге Казан инновация университеты филиалының көллияте) җиңде, «Тамашачылар мәхәббәте»н Айдар Галимов (Агропромышленность көллияте) яулады, «Сүз остасы» булып Дамир Сәүбәнов табылды.
Шулай да, күңелне тырнап алган мизгелләр булды. Шуларның беренчесе - егетләрнең татарча начар белүләре. Кайберләре шактый матур гына чыгыш ясаса да, араларында авыр сөйләшүчеләр дә булды. Сәләтләрен күрсәтү ярышында да берничәсенә әллә әзерлек, әллә тырышлык җитмәде.
Зал тулы җанатарлар булса да, сүлпәнлек хөкем сөрде. Жюри әгъзалары киңәшләшү өчен аерым бүлмәгә кереп киткәч, яртысыннан артыгы чыгып качу ягын карады.
Бу бәйгегә ни җитмәде? Оештыручылар тырышканнар, эшләгәннәр. Егетләребезне гаепләмим, аларда да әзерлек бар. Кай-берәүләре бәйгенең күрке булды дисәм, дөреслеккә туры килә. Әмма ниндидер уку йорты исеменнән чыгыш ясыйсың икән, аның директоры, укытучылары ярдәм итәргә тиештер бит... Белем бирү йортларында милли җанлы укытучылар булмавы нәрсә турында сөйли? Ә Татарстан күләмендә узган «Татар егете»ндә бары безнең яшьлек, яшьләр шәһәреннән вәкил булмавы хурлык түгелме?
Илнар НУРИӘХМӘТОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев