Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бүтән кеше өчен түләтмәкче булганнармы?

Түбәнкамалы Мария Блинникованы гыйнвар ае өчен коммуналь түләүләр квитанциясендәге саннар гаҗәпләндерде, дисәң, аз булыр...

Чөнки газ өчен анда 1000 сум түләргә кирәклеге язылган. Бер ай дәвамында нәрсәләр пешереп бетергән икән ул? Түбәнкамалы әйтүенчә, моның булуы мөмкин түгел. Пенсионер торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бара, исәпләү җиһазлары күрсәткечләрен дә ай саен тапшыра, квитанцияләрне җыеп, беркетә икән.
– Квитанциянең бер урынында «газ тугыз куб сарыф ителгән, 53 сум түләргә» дип күрсәтелгән. Икенче урында «160 куб тотылган, бурычыгыз 980 сум тәшкил итә» дип язылган, – дип зарлана Мария Блинникова.
Билгесез кеше пенсионерга үзенең бурычын күчергән булуы ихтимал. Бу хакта территориаль участок белгечләре әйткән. Түбән Кама абонент пунктының территориаль участок начальнигы Юлия Калмыкова белдерүенчә, исәпләү җиһазлары буенча күрсәткечләр дәүләт хезмәтләре порталы аша, чыннан да, чит кеше тарафыннан җибәрелә. Шуңа күрә мәсьәләне хәл итәр өчен, абонентка сайтның техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев