Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәла аяк астында гына булмый...

Узган җомгада Түбән Камада «Якорь» ял базасында 12 яшьлек кыз, аттан егылып төшеп, һәлак булган. Бала дус кызы һәм аның гаиләсе белән ялларны уздырырга, дип килгән. Гаилә башлыгы ат җигүләрен сораган. Кызлар «Актай» ат мәктәбендә шөгыльләнгәч, өлкәннәр ни дә булса килеп чыгар, дип көтмәгәннәр. Үзләре дә шунда булганнар. Кыз «Малыш»...

Узган җомгада Түбән Камада «Якорь» ял базасында 12 яшьлек кыз, аттан егылып төшеп, һәлак булган. Бала дус кызы һәм аның гаиләсе белән ялларны уздырырга, дип килгән.
Гаилә башлыгы ат җигүләрен сораган. Кызлар «Актай» ат мәктәбендә шөгыльләнгәч, өлкәннәр ни дә булса килеп чыгар, дип көтмәгәннәр. Үзләре дә шунда булганнар. Кыз «Малыш» кушаматлы айгырга утырган, ләкин ат кинәт йөгерә башлаган. Үсмер бала иярдән төшеп киткән, ә аягы өзәңгегә эләгеп калган. Ат аны берничә метр буе өстерәп барган. «Ашыгыч ярдәм» табиблары килгәндә, кыз әле сулаган - ул аңына килмичә, җан бирән. Тикшерү комитеты тарафыннан бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев