Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Биредә мәрхәмәтлеләр генә эшли

Узган гасырның 90 нчы елларында өлкән буын вәкилләре бигрәк тә яклаучысыз кала. Дәүләткә, хәтта гаиләләренә кирәкләре булмый. Бу вакытта Түбән Камада социаль-тернәкләндерү үзәге ачыла. «Шәфкатьлелек» дигән исеме дә үзе турында үзе сөйли һәм, әйтергә кирәк, җисеменә туры килә. Бу көннәрдә үзәк 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аңа багышланган чара Красный Ключ бистәсенең «Мирас» мәдәният йортында узды.

Үзәкнең беренче директоры Казбек Ризванов әйтүенчә, «Шәфкатьлелек» үзәге ачылуга 25 ел тулса, шәһәребездә шәфкатьлелек хезмәте күрсәтелә башлауга 30 ел икән. Яңа  эшне башлап җибәрү һәрчак авыр. Бу юлы да шулай була. Тәҗрибә юк. Кешеләр «социаль хезмәткәр» төшенчәсен әле белми. Аларны өйгә кертергә куркалар. Урнашырга бина да юк. 
– Шәһәр хакимияте карары белән, Б.Урманче урамында төзелүче «малосемейка»га ветераннар йорты статусы бирелде. 1993 елның 15 июлендә аны ачу тантанасы булды. Безгә «Москвич-каблук» машинасы бүләк иттеләр. Бу бик зур куаныч иде – азык-төлек пакетларын, медицина кирәк-яракларын ташу өчен кулландык, – дип искә төшерде беренче директор.  
Бинаның беренче катында медицина кабинетлары, диспетчерлык бүлмәсе урнашкан. Әмма мондый шартларда хезмәт күрсәтү авыр була.  
Ә 1998 елның 16 декабрендә Кайманов урамындагы 16а йортында «Шәфкатьлелек» үзәге ачыла. Анда өйдә хезмәт күрсәтү һәм социаль-тернәкләндерү бүлекләре эшли башлый. Дәваланучылар өчен биредә барлык шартлар тудырыла: дәвалау, физик культура, галокамера, кислород коктейле, хезмәт терапиясе һ.б. процедуралар хәлне җиңеләйтә, аякка тизрәк басарга ярдәм итә. 
Психологлар белән эшләү дә нәтиҗәләрен бирә. Церебраль паралич яки инсульт кичергән кешеләр өчен махсус тренажерлар булдырыла. 
Шул ук вакытта социаль хезмәткәрләр өлкән кешеләрнең өйләренә йөриләр. Ашарга пешерү дисеңме, кибеттән кирәк-яракларны сатып алу дисеңме, өйне тәртипкә китерүме – алар барысын да эшли. Шуңа да ветераннар, өлкәннәр аларны түземсезләнеп каршы алалар. Мондый мәрхәмәтле хезмәткәрләр авылларда да бар. Ни өчен мәрхәмәтлеме? Чөнки бу эшкә бары тик кайгыртучын, ярдәмчел, ихтирамлы, сабыр кешеләр генә алына.
– «Шәфкатьлелек» үзәге хезмәткәрләренең 70 проценты биредә 20 елдан артык эшли.  Бу эшкә алар хезмәт хакы өчен түгел, ә йөрәк кушуы буенча алыналар.  Бу эшне Түбән Камада башлап җибәрүче ветераннарга рәхмәтемне җиткерәсем килә, – диде үзәккә 20 елын багышлаган аның директоры Ләйлә Әхмәдишина.
Вакыт узган саен кайбер программаларга ихтыяҗ югала. Алар урынына башка проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, кешеләрне өлкән яшьтәге әби-бабасын, әти-әнисен тәрбияләргә өйрәтү дәресләре уздырыла.   
Сүз уңаеннан, «Шәфкатьлелек» үзәге түбәнкамалыларны гына  түгел, Татарстан һәм башка төбәк шәһәрләре ветераннарын һәм өлкәннәрен дә үз канаты астына ала. Монда җанны да дәвалыйлар. Шәһәребезнең җирле артистлары концерт-кичәләр уздыра. Ветераннар җырлый, бии.  
Бәйрәмдә котлау сүзләрен Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова, социаль идарә начальнигы Гөлсирин Җамалиева һ.б. җиткерде. Алар барысы да – үзәкнең барлыкка килү тарихы шаһитлары, аның кичергән авырлыклары һәрберсенә яхшы таныш.  
Юбилейда «Шәфкатьлелек» үзәге хезмәткәрләренә шулай ук төрле дәрәҗәдәге бүләкләр – ТР хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министрлыгының, Татарстан республикасы Президентының, Түбән Кама башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәм шәһәребезнең җирле артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.  
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

 Руслан Исламов фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев