Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Безнең үрнәктә эшләмәкчеләр

Түбән Кама күпфункцияле һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү, үстерү үзәкләренә Лениногорск шәһәреннән кунаклар килеп китте. Моңа кадәр биредә Яр Чаллы мэриясе хезмәткәрләре дә булган иде. Мондый очрашуларның традициягә әйләнүе куанычлы хәл. Күпфункцияле үзәкнең эше турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев сөйләде. «Безнең үзәк үз эшен өч...

Түбән Кама күпфункцияле һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү, үстерү үзәкләренә Лениногорск шәһәреннән кунаклар килеп китте. Моңа кадәр биредә Яр Чаллы мэриясе хезмәткәрләре дә булган иде. Мондый очрашуларның традициягә әйләнүе куанычлы хәл.
Күпфункцияле үзәкнең эше турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев сөйләде. «Безнең үзәк үз эшен өч елдан артык алып бара һәм бу вакыт эчендә берничә мәртәбә Татарстанда иң яхшысы булып танылды, - дип ассызыклады ул. - Хәзерге вакытта биредә ЕСИА парольләре бирелә. Нәтиҗәдә түбәнкамалылар иркен рәвештә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкин».
Сүз уңаеннан, бүген килгән кешеләрне кабул итү өчен 48 «тәрәзә» эшли: биредә машина йөртү таныклыгы алу, машинаны теркәү, ана капиталын алу һәм куллануга гариза тапшыру һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Күптән түгел бинада фотога төшә торган кабина урнаштырылган. Лениногорск кунаклары әлеге тәҗрибәне үзләрендә дә кулланырга кирәклеге турындагы фикерләре белән бүлештеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев