Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бергә-бергә гомергә

Түбән Кама милли оешмалар вәкилләре Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган Татарстан халыклары фестивалендә катнаштылар. Шулай ук чарада мәктәп укучылары, яшьләр, өлкән буын кешеләре һ.б. булды. Кунаклар алдында Үзәк китапханә системасы директоры Гөлназ Арсланова, Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев чыгыш ясап, шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны...

Түбән Кама милли оешмалар вәкилләре Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган Татарстан халыклары фестивалендә катнаштылар.
Шулай ук чарада мәктәп укучылары, яшьләр, өлкән буын кешеләре һ.б. булды. Кунаклар алдында Үзәк китапханә системасы директоры Гөлназ Арсланова, Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев чыгыш ясап, шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытуның әһәмиятен ассызыкладылар. Китапханә - мондый дуслыкның үрнәге, чөнки биредә дөньяның төрле халыклары әдәбияты тупланган.
Чарада керәшен, украин, әрмән, әзәрбәйҗан милләте иҗат коллективлары да чыгыш ясады. Катнашучылар тамашачыларга милли кием үрнәкләрен күрсәттеләр, гореф-гадәтләре, милли ризыклары белән таныштырдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев