Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бер ай эчендә Түбән Кама районында эшсезләр саны 2 тапкыр арткан

Түбән Кама районында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны апрель башыннан 2 тапкыр арткан. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин хәбәр итте.

Мэр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 3 мең эшсез исәпләнә, ә апрель башында алар 1 262 булган. Бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе 1,9% тәшкил итә.

— Безнең төп бурыч-эшсезлекнең киләчәк үсеше куркынычын мөмкин кадәр киметү һәм алга таба бару, - дип белдерде Түбән Кама мэры.

30 марттан 8 майга кадәр Түбән Каманың мәшгульлек үзәгенә 2718 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 57се эшкә урнашкан, дип сөйләде "эшлекле дүшәмбе" дә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр буенча беренче урынбасары Радмир Беляев.

Аның мәгълүматларына караганда, 8 майга шәһәрнең мәшгульлек үзәгендә 196 предприятиедән 4894 эш урынына 619 вакансия теркәлгән.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев