Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Белгеч кисәтә

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру Татарстанда күркәм гадәткә әйләнде. Быел да 16 сентябрьдән республиканың күп кенә шәһәрләрендә, барлык район үзәкләрендә, шул исәптән Түбән Камада да ярминкәләр башланды. Алар шәһәребездә, гадәттәгечә, өч мәйданда - үзәк һәм Бызов базарларында, Көньяк урамындагы «Магнит» кибете янында үткәрелә. Үзәк базарда ярминкә атнага ике көн - шимбә...

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру Татарстанда күркәм гадәткә әйләнде. Быел да 16 сентябрьдән республиканың күп кенә шәһәрләрендә, барлык район үзәкләрендә, шул исәптән Түбән Камада да ярминкәләр башланды. Алар шәһәребездә, гадәттәгечә, өч мәйданда - үзәк һәм Бызов базарларында, Көньяк урамындагы «Магнит» кибете янында үткәрелә.
Үзәк базарда ярминкә атнага ике көн - шимбә һәм якшәмбедә булса, Бызов базарында һәм «Магнит» кибете каршында авыл хуҗалыгы продуктлары көн саен сатыла. Сүз уңаеннан, быел авыл хуҗалыгы уңышы яхшы булуын да әйтергә кирәк. Шуңа күрә, ярминкәләрдә йөргәндә муллыкны күреп, күңел сөенә: анда бәрәңге, суган, кәбестә, чөгендер, кишер, борыч һәм башка яшелчәләр сатып алырга була. Ә иң мөһиме: аларның бәясе дә чагыштырмача арзан. Чөнки көндәлек сорау белән файдаланыла торган әлеге авыл хуҗалыгы продуктларының күпчелеге җирле җитештерүчеләрнеке.
Терлекчелек продуктларын сайлау мөмкинлеге дә зур: биредә сыер, бозау, сарык, кош итләренең ниндиләре генә юк! Умартачылык продуктлары белән сәүдә итү рәтләрендә дә хуш ис әллә каян күңелне җәлеп итеп, үзенә тартып тора...
Тик ярминкәдә күз төшкән һәр нәрсәне сатып алырга ярыймы соң? Товар сайлаганда Татарстан «Россельхознадзор» идарәсенең кайбер киңәшләренә колак салу урынлы булыр. Иң төп таләп - продуктлар йогышлы авырулар булмаган хуҗалыкларда үрчетелгән сәламәт терлекләрдән алынган булырга тиеш. Терлекчелек продуктларын ярминкәгә алып килүче сатыла торган иткә аның кайда җитештергәнлегенә, сыйфатына һәм куркынычсызлыгын дәлилли торган кирәкле документлар турында (№2 формадагы ветеринар таныклыгы) алдан кайгыртырга тиеш. Иткә дәүләт ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелгән булу мәҗбүри, моны түшкәләрдәге һәм ит кисәкләрендәге келәймәләр раслый. Әгәр продуктлар ветеринария-санитария экспертизасы узмаган булса, аны базардагы яки район дәүләт берләшмәләрендәге ветлабораторияләрдән белгечләр чакыртып үткәрергә мөмкин. Моның өчен һәрбер ит түшкәсендә йөрәк, бавыр, бөерләр, талак кебек органнар булырга тиеш.
Ярминкәдә ит сатыла торган урыннарда чисталыкка аеруча игътибар итәргә кирәк. Алар махсус прилавкалар, ит турый торган калыплар, элгечләр белән җиһазланган, сатучы махсус киемнән (халат, алъяпкыч, җиңсәләр, баш киеме) булырга тиеш. Әлбәттә, ит чабу яки турау өчен кирәкле эш кораллары да, сатылган әйберне төреп бирү өчен полиэтилен пакетлар да кирәкле таләпләргә җавап бирсен һәм кул астында булсын.
Тагын шунысын да игътибардан читтә калдырмаска: сатучының кулында яралар, киселгән яки үлекләгән урыннар булмасын. Юынгычлар, чиста сөлге, юеш салфетка булу мәҗбүри.
Сәүдә урыннарында ашау, тәмәке тарту һәм ит калдыкларын җиргә ташлау катгый тыела. Калдыкларны һәм сөякләрне җыю өчен янәшәдә капкачлы савыт яисә чиләк булу мәҗбүри.
Әгәр сез ит алырга теләгән сәүдә ноктасы чиста түгел, ә сатучысы тиешенчә киенмәгән һәм товар үзе дә күңелегездә шик уята икән, бу хакта ярминкәдәге дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә яки «Россельхознадзор» идарәсенең җирле бүлекләре дәүләт инспекторларына хәбәр итегез.
Шуны истән чыгармагыз: авыл хуҗалыгы продуктлары сатып алганда уяулык - куркынычсызлыкның нигезе!
Әнәс СӨЛӘЙМӘНОВ,
«Россельхознадзор» идарәсе дәүләт инспекторы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X