Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Байлар каян килә?

Бу ялым ял булмады, бер бәла булды. Атна буе көтеп алынган шимбә, якшәмбе көннәрен диванда аунап үткәрдем. Кан басымының артуына «Казан урамнарында 100 миллион сумлык «Бентли» машинасы йөри» дигән хәбәр сәбәп булды. Сез мине дөрес аңлагыз, җәмәгать, бу көнчелек утында яну түгел. Мин салым органнарында да эшләмим, каян акча алуын...

Бу ялым ял булмады, бер бәла булды. Атна буе көтеп алынган шимбә, якшәмбе көннәрен диванда аунап үткәрдем. Кан басымының артуына «Казан урамнарында 100 миллион сумлык «Бентли» машинасы йөри» дигән хәбәр сәбәп булды. Сез мине дөрес аңлагыз, җәмәгать, бу көнчелек утында яну түгел. Мин салым органнарында да эшләмим, каян акча алуын да тикшермим. Шулай да кызык бит. Андый кыйммәтле машина алыр өчен, айлык керемең күпме булырга тиеш дип, җомга көн кич буе исем-акылым китеп утырдым. Әйтик, идән юучы Хөппениса апаның эш хакы - айга 8 мең сум. Ничә елда алачак инде ул андый машинаны? Әле аның тәгәрмәче дә, мае да фәләнешәр мең сум икәне күрсәтелгән. Машина ремонт сорамый тормый, аларына күпме акча кирәк булачак?!
 
Кая монда «Бентли»! Бүгенге көндә иң арзанлы саналган «Гранта»ны да алып булмый әле. Салават тиккә генә: «Сирәк-мирәк урлашмасаң, баеп булмый көч белән», - дип җырлап йөрмидер. Аның бит әле эштә урлар әйберең дә булу кирәк. Урам себерүче себерке урласа гына инде... Миңа балалар дәфтәрен күтәреп кайтып макулатурага тапшырсам...
 
Безнең ил бит ул искиткеч талантлар иле. Әнә кайсыларыдыр тагын бер кызык шөгыль уйлап тапкан. Боларының эшләре «Ока» автомобильләрен «сөзештерү»дә. Спортзалга йөреп, көч җыеп, үзләре сугышсалар, тагын да кызыклырак булыр иде, бәлки. Болай итеп, кеше котыртып ятканчы. Янәсе, кайсы җиңә. Бирмиләр бит шул машиналарын безгә. Миңа машина бирәм дисәләр, бурычка акча җыеп булса да, «права» алырга укыр идем әле.
 
Дөрес, исраф кылырга яратмаучы россиялеләр дә бар икән. Болары, минем карашка, бераз гуманлырак уен уйлап тапкан. Алдагы уенга бераз үзгәреш керткән. Шул ук «Ока» автомобиленең моторын һәм шуның ише нәмәрсәләрен алганнар да, керлинг сыман уен уйлап чыгарганнар.
 
Бу уенны уйнаучыларга да, карап утыручыларга да башта ук исем китә иде. Җитмәсә, әле Олимпия уеннары составына кергән уеннарның берсе бит. Аны үзегезнең дә күргәнегез бардыр инде. Алда берничә спортчы (көләсем килә шулардан), теге Хөппениса апа швабра белән идән юган кебек, бозны шомартыпмы, кыздырыпмы баралар. Артларыннан шайба кебек нәрсә шуа. Эх, мин әйтәм, Россиянең сөрелми калган басуларын кул белән казу ярышлары кертсәләр һәм боларны шунда җиксәләр!.. Вәт шәп булыр иде!
 
Россиядә электән үк проблема булган: юллар һәм ... әйе, дөрес әйттегез. Нәкъ шулай. Хәзер бу проблема бар дөньяга кагыла бугай.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев