Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Башкарган эшебезнең нәтиҗәсе бар

Шәһәребездә берничә хатын-кызлар оешмасы бар: «Ак калфак», «Түбән Кама хатын-кызлары» һ.б. Шуларның берсе - «Түбән Кама әниләре». Әлеге оешманың барлыкка килүе, аның максатлары һәм эше турында җитәкчесе Роза ханым Кашапова белән сөйләштек. - Роза ханым, «Түбән Кама әниләре»нә кайчан һәм ничек нигез салынды? - Оешма 2010 елның 1 апрелендә Түбән...

Шәһәребездә берничә хатын-кызлар оешмасы бар: «Ак калфак», «Түбән Кама хатын-кызлары» һ.б. Шуларның берсе - «Түбән Кама әниләре». Әлеге оешманың барлыкка килүе, аның максатлары һәм эше турында җитәкчесе Роза ханым Кашапова белән сөйләштек.
- Роза ханым, «Түбән Кама әниләре»нә кайчан һәм ничек нигез салынды?
- Оешма 2010 елның 1 апрелендә Түбән Кама районы башкарма комитетының җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлегенең ул вакыттагы начальнигы Чулпан Мәхмүтова тәкъдиме белән барлыкка килде. Аның составына башкаларны үзләре артыннан ияртә алырдай төрле һөнәр ияләре, дәрәҗәле урыннарда эшләүче иманлы хатын-кызлар керде: алар арасында балалар бакчасы мөдире, педагогия көллияте директоры, территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе һ.б. бар иде.
- Оешманың эше нидән гыйбарәт?
- Без барыбыз да - әниләр. Үз балаларыбыз өчен борчылган кебек үк, башкаларын да кайгыртырга тиешбез. Шуңа күрә максатыбыз - шәһәребездә ислам дине дәрәҗәсен күтәрү, әдәпле һәм әхлаклы яшь буын тәрбияләүгә, бозыклык, эчкечелек, наркоманиягә каршы көрәшкә үз өлешебезне кертү. Оешма әгъзалары үзләре эшли торган урыннардан кешеләрне ай саен вәгазьгә алып килә.
- Вәгазьләр темасы ничек сайлана?
- Гадәттә, очрашуга 80ләп кеше җыела. Темалар исә аларның нинди һөнәр ияләре булуларыннан һәм статусларыннан чыгып билгеләнә. Мисал өчен: яшь гаиләләргә «Ир һәм хатын хокуклары», китапханәчеләргә «Тормыштагы сынаулар», медицина һәм педагогия көллиятләре студентларына «Ислам - мәрхә-мәтлелек дине», табибларга «Замана авырулары» темалары сайлыйбыз. Барысы да Үзәк мәчет имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тарафыннан махсус әзерләнгән вәгазьләр.
- «Түбән Кама әниләре» тагын нинди эшчәнлек алып бара?
- Яулык япкан хатын-кызларны аңламаучылар бар. Мисал өчен: балалар бакчасында эштән чыгарылу белән янау очраклары бар, бала тудыру йортында мөслимәләргә аерым шартлар: хатын-кыз табибә тарафыннан каралу, яулык бәйләү, озын кием кию мөмкинлеге һ.б. кирәк. Без җитәкчеләргә рәсми хат җибәрәбез. Гадәттә, үтенечләребезне кире какмыйлар.
- Башка шәһәрләр мөслимәләре белән аралашасызмы?
- Берничә ел элек без «Наратлык» ял базасына Татарстанның төрле шәһәрләреннән 80ләп хатын-кыз һәм бала җыйдык. 10 көн дәвамында әниләргә дәрес бирдек, ә балалар белән тәрбиячеләребез шөгыльләнде. Гомумән, оешма башкарган эшнең нәтиҗәсе бар дип уйлыйм. Мәчеткә хатын-кызларыбыз елдан-ел күбрәк килә, дин дәресләрен теләп өйрәнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X