Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Барысы да үзебездән тора

Түбән Кама муниципаль районында 6 ай эчендә барлыгы 117 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда 3 кеше һәлак булып, 153е төрле җәрәхәтләр алган. Узган елныӊ бу чорында 111 авариядә 9 кеше үлеп, 140ы җәрәхәтләнгән булган. Бу саннарны журналистлар белән очрашуда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Крайнов игълан итте. Аварияләрнеӊ 108 очрагы шәһәрдә теркәлгән,...

Түбән Кама муниципаль районында 6 ай эчендә барлыгы 117 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда 3 кеше һәлак булып, 153е төрле җәрәхәтләр алган. Узган елныӊ бу чорында 111 авариядә 9 кеше үлеп, 140ы җәрәхәтләнгән булган. Бу саннарны журналистлар белән очрашуда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Крайнов игълан итте.

Аварияләрнеӊ 108 очрагы шәһәрдә теркәлгән, аларда 132 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Трассада исә быел җиде юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше гомере киселгән һәм 15е җәрәхәтләнгән. Калган ике авариядә алты кеше зыян күргән.

Анализ күрсәткәнчә, аварияләрнеӊ 41 проценты - машиналар бәрелешүе, 38,5 проценты җәяүлеләрне таптату аркасында килеп чыккан. 13 очракта җәяүлеләр үзләре гаепле.

Ял көннәрдән соң яки, киресенчә, ял көнен көтеп алу шатлыгыннан уяулык кимепме, күрсәткечләр буенча иӊ куркыныч көннәр дүшәмбе (26 очрак) һәм шимбә (20 очрак) булган. Вакыт буенча исә 13.00-15.00 һәм 17.00-18.00 сәгатьләр.

Кисәтсәләр дә, рейдлар уздырсалар да, исерек хәлдә руль артына утыручылар очрап тора. Быел алар гаебе белән дүрт авариядә дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Мисал өчен, 21 гыйнварда 21.30 сәгатьтә НКЦ тукталышына каршы урында «Приора» автомобиле йөртүчесе алда баручы «НефАЗ» автобусына барып бәрелгән. Моныӊ өчен ул 30 меӊ сум штраф- ка тартылып, 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. 2 апрельдә исә иртәнге сәгать 4тә Химиклар урамындагы 57нче йорт каршында «ВАЗ-21093» автомобиле рулендәге исерек йөртүче (өстәвенә әле машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән) зур тизлек белән каршы як полосага чыгып, электр баганасына бә-релгән. Нәтиҗәдә, баш мие селкенгән, кабыргасы сынган, күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән һәм дәваханәгә озатылган. Җәзасы - 480 сәгатьлек мәҗбүри эшләр һәм 18 ай рульгә утыру тыела.

Гомумән, соӊгы алты ай эчендә 436 исерек йөртүче ачыкланган. Шуларныӊ 42се икенче мәртәбә тотылган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.

Юл кагыйдәләрен җиңел бозалар, ә менә штрафларын түләргә ашыкмыйлар - андыйлар хакында барлыгы 889 материал тупланган. Суд карары нигезендә, 155 очрак буенча мөлкәткә арест салынган, 571 кешегә ике-ләтә штраф түләргә туры киләчәк, өч тәртип бозучы мәҗбүри эшләргә тартылачак.

Бурычлыларны ачыклау өчен ЮХИДИ инспекторлары приставлар белән берлектә рейдлар уздыра. Соӊгы алты ай эчендә уздырылган чаралар нәтиҗәсендә, 14 автомобильгә, дүрт телевизорга, ике музыкаль үзәккә, суыткычка, алты компьютерга, ноутбукка, принтерга, модемга, алты кәрәзле телефонга, өч кер юу машинасына, ике микродулкынлы мичкә, дүрт өй кинотеатрына, шулай ук банк счетларына арест салынган. Сүз уӊаеннан, мондый чаралар үз нәтиҗәләрен бирә: 2017 ел башында 10 меӊ сумнан артык штрафлары булган 585 бурычлы кеше саны алты ай эченә 124кә кимегән.

Ярты ел эчендә автобус йөртүчеләр гаепле булган дүрт авариядә биш кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Профилактика йөзеннән, автопредприятие җитәкчеләренә транспортка видеорегис-тратор куйдыру киӊәш ителгән. Бүгенге көндә автобусларныӊ өчтән бер өлешендә әлеге җиһаз бар.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте саны да югары. 30 авариядә 33 бала зыян күргән. Шуларныӊ бишесе юл кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан: ике очракта балалар юлны күрмичә транспорт артыннан, бер бала светофорныӊ кызыл утына, берсе юлны тиешле булмаган урыннан чыкканда машина астына эләккән. Тагын берсе велосипед белән кинәт юлга чыгып, машина тук- тарга өлгермичә тапталган.

Гади генә саннарда күпме кайгы, газап, күпме имгәнүләр, авыртулар тупланган! Июньдә генә дә 29 юл-транспорт һәлакәтендә 38 кешенеӊ сәламәтлегенә зыян килгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре төрле оешма хезмәткәрләре, балалар белән әңгәмәләр, төрле чаралар уздыра. Әмма кайгылы статистика булдырмау үзебезнең уяулыктан, сабырлыктан, бер-беребезне хөрмәт итүдән тора.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев