Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Балаларыма һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын иде, дип телим»

«Егерме биш еллап эшләү дәверендә, минем бер генә эш көнем дә башкаларына охшамады»... Үз һөнәренең иҗади, мавыктыргыч, кызыклы булуына Лариса Сереброва чын күңеленнән ышана. Язмам герое - язучы да, рәссам да һәм артист та түгел. Лариса Васильевна - «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең ЦЛК сыйфат күзәтчелеге лабораториясенең аналитик ысуллар белән сынау инженеры....

«Егерме биш еллап эшләү дәверендә, минем бер генә эш көнем дә башкаларына охшамады»... Үз һөнәренең иҗади, мавыктыргыч, кызыклы булуына Лариса Сереброва чын күңеленнән ышана. Язмам герое - язучы да, рәссам да һәм артист та түгел. Лариса Васильевна - «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең ЦЛК сыйфат күзәтчелеге лабораториясенең аналитик ысуллар белән сынау инженеры.
Лариса зур һәм тату гаи-ләдә үскән. Дүрт бала тәр-бияләп үстергән әнисе Нина Осиповнаны чын геройга тиңләп сөйли ул. Кыз, мәктәпне тәмамлагач, күп кенә тиңдәшләре кебек, СПТУда химик анализ лаборанты булырга укый. Үзе әйтүенчә, бу һөнәрне очраклы гына сайламаган һәм, тормыш күрсәткәнчә, ялгышмаган.
Лариса, училищеда укыганда, мәкәптә чакта гади булып тоелган химия фәненең никадәр кызыклы һәм мавыктыргыч булуын аңлый. Училищены тәмамлагач, аны «Түбән Кама Нефтехим» производство лабораториясенә чакыралар. Укыганда өйрәнгән коры формулалар монда җитештерү поцессының алыштыргысыз бер өлешенә әверелә.
- Иң кызыгы шунда, - дип искә ала Л.Сереброва. - биредә көн үтсенгә генә йөрмәдем, даими рәвештә укырга, белемемне күтәрергә һәм тулыландырырга тырыштым.
Һөнәри үсешкә омтылыш, яраткан эшенә чын күңелдән бирелгәнлек һәм табигатьтән килгән кызыксынучанлык аны киләчәктә дә укырга этәрә. Гаилә корып, инде ике балалары булгач, Лариса Түбән Кама химия технология институтын тәмамлый.
Язма герое үзенең мә-хәббәтен дә химия комбинатында очраткан. Вячеслав Владимирович Серебров бүгенге көндә «ТАНЕКО» акционерлык җәмгытенең товар-чимал производствосында смена начальнигы булып эшли.
- Безнең арада мәхәббәт уты кабынды, - дип аңлата ул чактагы вакыйгаларны Лариса.
Гаилә башлыгы буларак, Вячеслав «Татнефть»нең нефть эшкәртү комплексына беренче үзе килә, ә аннан соң хатынын да әйди.
2010 елның 23 июненнән Лариса Васильевна яңа вазифага керешә. Һөнәри яктан бу зур алга китеш була. Уйлап карасаң, егерме елга якын лабораториядә эшләгән кешене инде бернәрсә белән дә гаҗәпләндереп булмас кебек. Ә була икән шул. Беренче чиратта, заманча җиһазлары белән күңелен җәлеп иткән ул аның.
«Татнефть» ярдәме белән «ТАНЕКО» Комплексы лабораториясе танылган фирмалар җитештергән иң заманча приборлар белән җи-
һазландырыла. Алар тик-шеренүләрнең югары сыйфатына һәм төгәлеккә гарантия бирә. Дөрес, кнопкага басып утырып кына, прибордан тиешле эффект алу мөмкин түгел. Бу «акыллы машина»лар белән эшләү өчен квалификацияле һәм җаваплы кешеләр дә кирәк. Лариса тагын укырга тотына: инструкцияләрне һәм махсус китапларны ныклап өйрәнә, һәрбер процессның асылына төенергә тырыша.
Комплексның үзәк лабораториясе начальнигы, әле кайчан гына аның турыдантуры җитәкчесе булган Р.Гый-мадиева менә нәрсәләр сөйләде:
- Лариса Васильевна белән без лабораторияне оештырган беренче көннәрдән үк бергә эшләдек. Ул һәрчак минем уң кулым булды, дип ышандырып әйтә алам. Ул - теләсә нинди катлаулы прозводство мәсьәләләре хәл итә торган кеше, үз эшенең чын остасы, искиткеч хатын-кыз, ярдәмчел һәм тәртипле кеше.
Эшен никадәр генә яратмасын, Лариса өчен, беренче чиратта, йорт һәм гаилә. Уллары Роман, институтны тәмамлаганнан соң, Казанда инженер-метролог булып эшли. Әти-әнисен инде оныклары Матвей белән дә куандырырга өлгергән. Әле сигез айлык вакытында үк әнисенә Диплом якларга «ярдәм иткән» кызлары Анастасия, хәзер алтынчы класста укый, музыка һәм бию белән җитди шөгыльләнә.
- Балаларым тормышта үз урынарын тапсыннар, аларга һәрчак уңыш кына юлдаш булсын иде, - дип хыяллары белән уртаклаша кайгыртучан ана.
Ул барлык буш вакытын гаиләсенә багышлый. Серебровлар барысы бергә җыелып җәен су коенырга, ә кышын тимераякта һәм чаңгыда шуарга яраталар. Вячеславның әти-әниләре - Ларисаның дөньядан бик иртә киткән анисен алыштырган Надежда Федоровна белән Владимир Васильевичның авылдагы уңайлы йортында да еш булалар.
Гомумән, язмам герое эшкә зур канәгатьләнү хисе белән барып, аннан шатлык белән кайтучы кешеләр рәтендә икәнен үзе дә шерми.
Елена Токарева.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев