Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балаларга яхшы бүләк

Балаларны халыкара яклау көнендә Түбән Камада, капиталь ремонттан соң, «Юный техник» ишегалды клубы ачылды. Төзекләндерү респуб-лика программасы нигезендә башкарылды. «Ѳй туе»на 25нче мик-рорайон балалары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстанныӊ яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миӊнеголов, «Түбән Кама Нефтехим» берләшкән профсоюз оешмасы рәисе Әдип Хәйруллин чакырулы...

Балаларны халыкара яклау көнендә Түбән Камада, капиталь ремонттан соң, «Юный техник» ишегалды клубы ачылды. Төзекләндерү респуб-лика программасы нигезендә башкарылды.
 
«Ѳй туе»на 25нче мик-рорайон балалары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстанныӊ яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миӊнеголов, «Түбән Кама Нефтехим» берләшкән профсоюз оешмасы рәисе Әдип Хәйруллин чакырулы иде. «Юный техник» яшүсмерләр клубы 1980 елда ачылган. Бүген бирегә 135тән артык бала йөри: авиамодельләш-терү белән шөгыльләнә, конструктордан роботлар җыя, төрле кием модельләрен тегәргә өйрәнә һ.б. Шулай ук спорт-сәламәтләндерү һәм сәнгать бүлекләре дә эшли.
 
Клубта тәрбияләнүче-ләрне котлап, Айдар Метшин: «Бүген тагын бер төзекләндерелгән клуб ачылды. Безнеӊ өчен бу, әлбәттә, әһәмиятле вакыйга. Балаларыбызга яраткан эшләре белән өйдә һәм мәктәптә генә түгел, биредә дә шөгыльләнер өчен барлык уңайлы шартлар тудырыла. Без дә элек шундый клубларда шөгыльләндек. Ул вакытны һәм укытучыларыбызны бүген дә сагынып искә алабыз. Президент программасы ярдәме белән, ишегалды клубларына капиталь ремонт ясау мөмкинлеге булуга шатмын», - диде. Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миӊнеголов та, яшь түбәнкамалыларны котлап, яшүсмерләр клубының алга таба үсүен, балаларның сәләтләрен ачарга ярдәм итүен теләде.
 
Соӊгы өч ел эчендә Түбән Камада барлыгы 11 клуб яӊартылган. Эш алга таба да дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев