Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балаларга шатлык китереп

Түбән Камада узган шимбәдә, капиталь ремонттан соң, «Романтик» яшүсмерләр клубы ачылды. Тантанада шәһәр мэры Айдар Метшин, Татарстанныӊ Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова катнашты. Клубта тәрбияләнүчеләр дәрәҗәле кунаклар өчен экскурсия оештырды, биредә журналист һөнәре нигезләренә төшенүче яшүсмерләр әлеге чарадан турыдан-туры репортаж алып бардылар. «Романтик»ны төзек-ләндерү республика программасы нигезендә башкарылган. Клуб 1978...

Түбән Камада узган шимбәдә, капиталь ремонттан соң, «Романтик» яшүсмерләр клубы ачылды. Тантанада шәһәр мэры
Айдар Метшин, Татарстанныӊ Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова катнашты.
Клубта тәрбияләнүчеләр дәрәҗәле кунаклар өчен экскурсия оештырды, биредә журналист һөнәре нигезләренә төшенүче яшүсмерләр әлеге чарадан турыдан-туры репортаж алып бардылар.
«Романтик»ны төзек-ләндерү республика программасы нигезендә башкарылган. Клуб 1978 елда ачылган, биредә шәһәрнеӊ 6нчы микрорайоныннан 135 бала кул эшләре, рәсем ясау, спорт-сәламәтләндерү түгәрәкләрендә һәм секция-ләрендә шөгыльләнә. Балаларны клуб ачылу белән котлап, Айдар Метшин: «Әлеге клуб күп еллар дәвамында эшли, элек тә бирегә якын-тирәдә яшәүче балалар килә иде. Төзекләндерү программасы буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов ярдәме белән клубларда уӊайлы шартлар тудырыла», - диде. Түбән Кама мэры «Романтик»ка өстәл уеннары сатып алу өчен сертификат тапшырды. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, балалар исә Айдар Метшинга декупаж техникасында ясалган ачкыч элү савыты бүләк иттеләр.
Моннан 10 көн элек «Аметист»та да «өй туе» уздырганнар иде. Элек 7нче микрорайонда эшләгән ишегалды клубы Студентлар урамындагы 9нчы йортка күченде. Клуб урнашасы бүлмәләргә капиталь ремонт шулай ук республика программасы буенча ясалган.
Каникул вакыты булса да, «Аметист» көндезге 11дән кичке 5 сәгатькә кадәр эшли. Мәктәптә укулар башлангач, ул балаларны 13.00-19.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк. Биредә бию, кул эшләре түгәрәкләрендә, техник модельләштерү секциясендә шөгыль-ләнергә мөмкин булачак. Яңа клубка 100ләп бала йөрер, дип көтелә. Аның җитәкчесе исә - үсмерләр белән 20 елдан артык эшләүче тәҗрибәле педагог Ирина Коновалова.
«Өй туе»на, гадәттә, буш кул белән килмиләр. Түбән Кама мэры Айдар Метшин исеменнән өстәл уеннары сатып алу өчен сертификат тапшырылды. Территориаль үзидарә җирле советы вәкилләре уенчыклар, бу йортта кабул итү бүлмәсе булган «Бердәм Россия» партиясе телевизор бүләк итте.
Түбән Камада барлыгы 24 яшүсмерләр клубы эшләп килә. Соңгы өч елда Татарстан бюджеты ярдәме белән 11е төзекләндерелгән. 2018 елга шәһәребездән тагын 3 заявка җибәрелгән.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев