Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балалар кабул итәрме?

Укучыларны тукландыру системасының бердәнбер операторы итеп, азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты (Казан шәһәре) сайланган. Яңа уку елына кадәр мәктәп ашханәләре 8 миллион сумга яңартылачак. Бу мәгълүматны администрациядә узган киңәшмәдә мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин җиткерде. Тукландыруны оештыручы предприятие 50 максус суыткыч, пар ярдәме белән эшләүче 30 җиһаз (пароконвектомат), 5 бәрәңге...

Укучыларны тукландыру системасының бердәнбер операторы итеп, азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты (Казан шәһәре) сайланган. Яңа уку елына кадәр мәктәп ашханәләре 8 миллион сумга яңартылачак. Бу мәгълүматны администрациядә узган киңәшмәдә мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин җиткерде.
Тукландыруны оештыручы предприятие 50 максус суыткыч, пар ярдәме белән эшләүче 30 җиһаз (пароконвектомат), 5 бәрәңге чистарту җайланмасы сатып алачак.
Яңа системага күчү белән аш төрләре дә үзгәрә. Ашлар, җиңелчә ашамлыклар һәм җимешләр кертелә. Бәяләргә килгәндә, 1 сентябрьдән Түбән Камада туклану бәясе дә (дотацияне исәпкә алмыйча) үзгәрә. Өлкән сыйныфта укучылар ашау өчен көн саен уртача 60 сум түләячәк; башлангыч сыйныфтагылар өчен: бер мәртәбә ашау - 55 сумга, ике мәртәбә ашау 80 сумга төшәчәк. Авыл мәктәпләрендә бер мәртәбә туклану - 43 сум 80 тиен, ике мәртәбә 68 сум 80 тиен тәшкил итәчәк. Компенсация күләме исә 6 сум 80 тиеннән 20 сум 60 тиенгә кадәр артачак.
Пешекчеләр һәм кухня хезмәткәрләре тукландыруны оештырупредприятиесенә күчү сәбәпле, хезмәт хаклары да артачак икән: пешекче-бригадир 15 500 - 18 000 сум, пешекче 11 000 - 13 000 сум, кухня хезмәткәре 9 500 - 11 000 сум алачак.
«Түбән Кама укучыларын тукландыруны оештыруны бер операторга тапшыру СанПин таләпләре буенча бердәм стандарт булдырырга, сыйфатлы ашамлыклар (чимал) китертергә, мәктәп ашханәләренә санитар-гигиена һәм финанс яктан күзәтчелек итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклап үтте үз чыгышында Вадим Матюшин.
Ата-аналар комитетлары әгъзалары азык-төлек һәм социаль туклану Департаментына барып, җитештерү базасы, лабораторияләр эше белән танышканнар инде, мәктәп менюсына керәчәк ашлардан да авыз иткәннәр һәм канәгать калганнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев