Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балалар өчен эшлиләр

Инвалид балаларныӊ ата-аналары һәм опекуннар ассоциациясе бу көннәрдә көмеш юбилеен билгеләп үтә. Моӊа багышланган зур концерт С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллия-тендә узачак. 15.00 сәгатьтә башланачак чарада курчак театры күрсәтеләчәк, шәһәребез артистлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмгә Түбән Кама һәм төрле оешмалар җитәкчелеге киләчәк, дип көтелә. Инвалид балаларныӊ ата-аналары һәм опекуннар ассоциациясе берничә ана...

Инвалид балаларныӊ ата-аналары һәм опекуннар ассоциациясе бу көннәрдә көмеш юбилеен билгеләп үтә. Моӊа багышланган зур концерт С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллия-тендә узачак. 15.00 сәгатьтә башланачак чарада курчак театры күрсәтеләчәк, шәһәребез артистлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмгә Түбән Кама һәм төрле оешмалар җитәкчелеге киләчәк, дип көтелә.
Инвалид балаларныӊ ата-аналары һәм опекуннар ассоциациясе берничә ана ярдәме белән оештырыла. Менә инде 25 ел дәвамында оешма бары тик иганәчеләр ярдәме белән яши. Биредә 193 бала теркәлгән: туганнан алып 18 яшькәчә, ә беренче группа инвалидлар - 25 яшькә кадәр.
Әмма әлеге оешма әниләр өчен дә бик кирәк, «балам инвалид» дип, кая бәрелергә белмичә, кайгыга баткан хатын-кызларга яшәргә көч бирү, проблемалары белән уртаклашу, киӊәш бирү өчен кирәк.
Инвалид балаларныӊ ата-аналары һәм опекуннар ассоциациясе офисы Октябрьнеӊ 50 еллыгы урамындагы 15нче йортта кечкенә генә өч бүлмәле фатирда урнашкан. Рәисе Тәнзилә Прокопьева әйтүенчә, җыелышлар уздыру өчен бу мәйдан җитә. Тик менә балаларныӊ түгәрәкләргә йөрисе, кул эшләре белән шөгыльләнәсе килә. Укытучы, балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе мөдире Валентина Питеркина 15 ел буе кул эшләре буенча түгәрәк алып барган. Үзенчәлекле балалар эшләрен ул төрле бәйгеләргә җибәргән.
Әмма әлеге урын 30 баланы көчкә сыйдыра, санитария кагыйдәләре һәм нормалары буенча мондый кечкенә фатирда чаралар уздыру тыела икән. Укытучы да хәзер авырый һәм дәресләрен уздыра алмый.
Мәрхәмәтле кешеләр күп: Яр Чаллыдан шәһәребезгә атнага өч мәртәбә килеп, «Шинник» спорт комплексында сәламәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшләүче иганәче Радик Закиров ассоциация балаларына да вакыт таба. Кичләрен алар 3нче мәктәптә очрашалар. Уӊышлары да бар: узган ел инвалид арбасында гомерләрен үткәрүче биш кеше аякка баскан.
Ассоциациядә елына ике мәртәбә исем бәйрәмен, шулай ук Балаларны яклау көнен, инвалидлар ункөнлеген, Ана көнен һ.б. үткәрәләр. Балаларны кинога, боулингка, театрга, күӊел ачу чараларына чакыралар. Болар барысы да изге күӊелле кешеләр ярдәме белән эшләнә.
- Алар һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, - ди Тәнзилә Прокопьева.
Менеджер Ирина Еремина әйтүенчә, мондый акцияләр биредә эшләүчеләр өчен зур мәгънәгә ия: балаларныӊ шатлыклы, самими йөз-ләрен күрү күӊелгә сафлык өсти.
Церебраль паралич авыруы булган 14 яшьлек Диана һәм 16 яшьлек Ирек бу кафены яраталар, бигрәк тә «лимонад» эчү ошый аларга. Тик менә килүе генә җиӊел түгел. Моны начар яки пандуслары уӊайсыз булган юллардан балалы арбаны этеп баручы кеше генә аӊлар. Диананыӊ әнисе Лениза Мингалиева әйтүенчә, шәһәрдә арба белән узарга авыр яки бөтенләй мөмкин булмаган урыннар күп. Бигрәк тә, банкка керергә уңайсыз була икән. Шундый урыннарныӊ берсе - Тын Аллея тукталышы янындагы АКБарс банкы.
Любовь Ризванованыӊ улына 16 яшь, ул ассоциа-циягә 2002 елда килгән. Аныӊ сүзләре буенча, бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәргән.
- 15 ел элек кая да булса чыгу, кешеләр белән очрашу бик авыр һәм куркыныч иде. Ә аралашу, киӊәшләшү, эчтәге хисләр белән уртак-лашу теләге зур булды, - дип исенә төшерә ул. - Бүген исә ярдәмгә интернет килде. Социаль челтәрдәге төркемебездә очрашулар, узачак чаралар турында мәгълүмат бар. Ярдәм кирәк булса да (мисал өчен, аяк киеме), шунда язалар. Балаларыбыз үсә, тик ятканчы, аяк киемнәрен мохтаҗларга бирәбез.
Тәнзилә Прокопьева әйтүенчә, оешма беренче чиратта балалар өчен эшли. Үзенчәлекле балалар спорт, бию түгәрәкләренә йөри алмый, чөнки җитәкчеләре «инвалид» сүзен ишетү белән ишекләрне ябалар.
Үзеннән үзе инвалид балалар белән төрле чаралар оештыру өчен барлык шартлар тудырылган үзәк булдыру ихтыяҗы туа. Әйтергә кирәк, хыяллары тормышка ашарга мөмкин. Киләчәктә Түбән Камада инклюзив үзәк барлыкка киләчәк. Бу турында эшлекле дүшәмбедә Айдар Метшин җиткерде. Ул элекке репродукция үзәгендә урнашачак һәм 2018 елда ишекләрен ачар дип
көтелә.
«Әлеге үзәктә физик мөмкинлекләре чикләнгән түбәнкамалылар, сәламәтләре белән беррәттән, шәһәрнеӊ иҗтимагый тормышында катнаша алу мөмкинлегенә ия булачаклар», дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. Тәҗрибә туплау максатыннан, Түбән Кама белгечләре Калининградта, Германиянең Кельн һәм Дюссельдорф шәһәрләрендә булып кайтканнар. Алардагы үзәкләрдә уен, спорт, күӊел ачу, иҗади эш өчен һәм ял зоналары каралган. Шәһәр мэры әйтүенчә, хәзерге вакытта проект буенча әзерлек эше бара: инвалидлар оешмалары вәкилләре, тәкъдимнәрен җиткереп, белгечләр белән фикер алыша.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев