Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бакча сезоны башлана

29 апрельдән бакчаларга автобуслар йөри башлаячак. Алар атнага биш мәртәбә, 1 октябрьгә кадәр йөриячәк. Бу хакта Советлар йортында, бакча сезоны башлануга багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Льготага ия булган кешеләр һәм пенсионерлар, узган елдагыча, бакчаларына атнасына ике тапкыр автобуста бушлай йөриячәк. Ә калган көннәрдә исә юл хакын түләргә туры киләчәк. Быелгы...

29 апрельдән бакчаларга автобуслар йөри башлаячак. Алар атнага биш мәртәбә, 1 октябрьгә кадәр йөриячәк. Бу хакта Советлар йортында, бакча сезоны башлануга багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Льготага ия булган кешеләр һәм пенсионерлар, узган елдагыча, бакчаларына атнасына ике тапкыр автобуста бушлай йөриячәк. Ә калган көннәрдә исә юл хакын түләргә туры киләчәк. Быелгы сезонның яңалыгы шунда ки, электрон транспорт картасына ия булганнар гына бакчаларына атнасына ике мәртәбә бушка йөри алачак. Калганнарга исә барлык көннәрдә дә юл өчен түләү мәҗбүри. Ташламага ия пассажирларның юлда йөрүен исәпкә алучы электрон система ахыргача эшләнеп бетмәү сәбәпле, әлегә, транспорт картасын гына түгел, юлда йөрү өчен бирелә торган айлык субсидия акчасының шул картага күчерелүен раслаучы чекны да күрсәтергә кирәк. Транспорт картасын алырга җитешмәгән булсагыз, өч адресның берсе буенча мөрәҗәгать итегез: социаль яклау идарәсе (Тынычлык урамы, 60нчы йорт), «Милосердие» үзәге (Кайманов урамы, 16а), «Веста» үзәге (Тукай урамы, 18). Ул картаны «Ак Барс» банкында һәм почта бүлекчәләрендә тулыландырырга мөмкин.
Киңәшмәдә бакчачыларның иминлеге мәсьәләсе дә каралды. Быел ике пост эшләячәк һәм өч экипаж кизү торачак, аларга ярдәмгә стажерлар да киләчәк. Кайбер бакчачылык массивларында видеокамера да урнаштыру планлаштырылган.
Киңәшмәдә күтәрелгән сорауларның тагын берсе - бакчачыларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүләре. Көннәр җылы торганлыктан, янгын чыгу ихтималы бик зур. Халык бакчаларына баргач, җирне кипкән яфрак-үләннәрдән чистартырга, агач ботакларны яндырырга керешәчәк. Янгын сүндерүчеләр якын арада рейдларга чыгачак. Бакчаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә саллы штрафлар каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X